Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиново гимназиясе музейлары ишеген ачты

Шушы көннәрдә Осиновоның С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназия өчен истәлекле һәм күптән көтелгән вакыйга булды. Тантаналы төстә мәктәпнең туган якны өйрәнү музее ачылды. Материал, экспонатлар, документ һәм фотоархивлар җыю кебек мөһим эшкә җиң сызганып Осиново һәм Акъегет авылы халкы, педагоглары алынган.

Музей берничә өлешкә бүленгән: мәктәп тарихы, бистәнең үткәне, Бөек Ватан сугышы чоры һәм борынгы татар халкының көнкүрешен чагылдырган почмак. Музейны тулыландыру өстендә укучылар үзләре дә актив катнашкан, шуңа да бу вакыйганы алар зарыгып көтте. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, нәкъ шушы көнне якташлары, авыр тормыш юлы үткән Мидхәт Фазыл улы Гайсин музее да ачылды. Ул  «Майский» теплица комбинаты» генераль директоры Илшат Ганиев инициа­тивасы белән барлыкка килгән. Барлык финанс чыгымнарын да иганәчеләр үз өстенә алган. 
Мидхәт Гайсин тумышы белән Башкортстан якларыннан булса да, язмыш аны Яшел Үзән белән нык бәйли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан кайткач педагогик институтны тәмамлый. Карагуҗа, Олы Яке мәктәпләрендә укыта, 1955 елда Зур Ключида директор була, соңрак Осиново мәктәбенә җибәрелә. Бөек ватан сугышының 1 дәрәҗәле ордены, Кызыл Йолдыз һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән мөхтәрәм кеше ул. «ТАССРның атказанган укытучысы» Мидхәт Гайсин Осиновоның мактаулы гражданины һәм «Салават күпере» торак комплексындагы бер урам аның исемен дә йөртә.


– Төп максат балаларыбызга үткәнебезне, тарихыбызны шушы музей аша җиткерү иде. Шуңа да ел башыннан әлеге җитди эшкә алындык. Бердәмлек булганда алда торган уй-теләкләрне чынга ашыру мөмкин бит ул, – дип сөйли гимназия директоры Гөлинә Саттарова. Һәм Кошчылык фабрикасы җитәкчесе Айрат Абдуллинга, «Майский» теплица комбинаты» директоры Илшат Ганиевка даими ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. 
– Гимназиядәге үзгәрешләрне күреп сөендек. Педагоглар коллективы, укучылар бердәм булып зур эш башкара. Милли тәрбиянең беренче урында булуын да уңай бәяләр идем. Барчагызга да зур рәхмәт дип, – дип фикерен белдерде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева. 
Гимназия музее ишекләре бистә халкы һәм кунаклар өчен һәрвакыт ачык. Экскурсовод ролен үтәүче укучылар сезгә барын да тәфсилләп сөйләп бирерләр. Рәхим итегез!

Виталий Архипов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев