Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиново бистәсендә универсаль спорт залы ачылды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтә режимында Осиново авылында универсаль спорт залын ачты. Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, вице-премьер – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Залны төзү 2020 елның апрелендә башланган иде, ноябрьдә төгәлләнде. Гомуми мәйданы: 1432 кв.м. Беренче катта күнегү дәресләре, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча җирле дәрәҗәдәге ярышлар өчен билгеләнгән универсаль спорт залы урнашкан. Икенче катта 190 кв.м. мәйданны биләүче зал урын алган.
Проект нигезендә яңа универсаль спорт залында массакүләм спорт төрләре – баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралган. Бинада чишенү, душ бүлмәләре, тренажерлар өчен мәйданчыклар бар.

Михаил Афанасьев үз чыгышында Осиновоның мондый объектка мохтаҗ булуын билгеләп үтте һәм Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә спорт корылмаларын төзү программасын гамәлгә ашыру өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук, ул халыкны спорт белән шөгыльләнергә, актив яшәү рәвеше алып барырга өндәде, яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын яхшыр туга һәм уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирелүен әйтте. Ул спортзалга ихтыяҗ зур булачагына ышаныч белдерде. Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, спорт белән шөгыльләнү өчен бик яхшы шартлар тудырыла – бу федераль һәм республика программалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Шулай ук, ул барысын да әлеге вакыйга белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев