Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Орлык салынган пакетларда ниләр язылган?

Яшелчә һәм чәчәк орлыклары сатып алганда, беренче чиратта, аның матур итеп бизәлгән тышкы кыяфәтенә игътибар итәбез. Ә белгечләр исә, шифрланган мәгълүматка игътибар итәргә киңәш итә, аның белән танышкач, чынлыкта да, аның сортмы, яки гибридмы, авыруларга бирешмиме һәм башка төр мәгьлүматны белә алабыз.

Чөнки орлык салынган пакет тышына язылган хәрефләр, аның билгеле бер авыруларга каршы торучанлыгы турында да белгертә. 
Шулай итеп, хәрефләр ни дигәнне аңлата соң. 
Мәсәлән, P12 дигән гибрид беренче һәм икенче фитофтороз расаларына тотрыклы икәнен аңлата. 
Кайчагында пакетта берничә хәреф-билге була. Менә, мәсәлән, тезелеп киткән «F1, TmPCFN» хәрефләренең фитофторга, тәмәке мозаикасы вирусына, яфракларның каралучына чыдамлылыгын аңлата. Яңа сорт һәм гибрид орлыкларын сатып алганда, сез ялгышмас өчен менә шуларга да игьтибар итегез. 
«Гетерозис гибрид» дигән сүз нәрсәне аңлата соң? Бу – «әни» һәм«әти» үсемлеген утырту, ә аннары бер сорт икенчесен серкәләндерүне белдерә бу. Әлеге үсемлекләрнең «ата-аналарын» хәзерге селекционерлар сер итеп саклый. 
Чөнки беренче ел уңыш яхшы чыга, авыруларга каршы торучанлык та әйбәт. Минуслары юк, диярлек. Бар да уңай. Әмма бу үзлекләр еллар узып, югала бара. Әлеге гибридлардан орлыкларны җыеп алу файдасыз, ул җимешләр беренчел тәме ягыннан шактый калыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев