Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оркыя апа язылды, ә сез?

Васильевода гомер итүче 90 яшьлек Оркыя апа Бикмуллина олы яшьтә булуына карамастан, басмабызның бер юлын да калдырмыйча укып бара икән.

Әле кызыннан да, «Яшел Үзән»гә язылдыңмы дип, гел сорап тора икән. Газета ачылган заманнарда ире белән бик җан атып, районда татар матбугатының булуы өчен тырышып йөргәннәр.
Оркыя апа редакциябезгә үз куллары белән хат та язып җибәргән. Анда: «Кызлар, гәҗитегезне көтеп алып, яратып укыйм, үзегез дә, гәҗитегез дә озын гомерле, бәхетле булыгыз. Язган киңәшләрегездән күп файдаланам, рәхмәт», – дигән юллар да бар.
Без дә Оркыя апага озын гомер, сәламәтлек телибез. Сезнең кебек укучыларыбыз барында «Яшел Үзән»ебез дә әле яшәячәк дип ышанабыз. Шундый милләт җанлы якташларыбыз безгә эшләргә, ничек тә газетабызны яшәтергә көч һәм илһам бирә!
Ә сез, газета укучыларыбыз, «Яшел Үзән»гә язылдыгызмы әле?
Язылсагыз, квитанцияләрегезне редакциягә юллагыз – сезне бүләкләр көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев