Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Организмда өзеклекләр бар": МакSимның директоры җырчының торышы турында сөйләде

МакSимның директоры Маргарита Соколова җырчының сәламәтлеге начарлануы турындагы мәгълүматны кире какты.

Ул instagramда МакЅимның хәле яхшы якка үзгәрә һәм ул сәламәтләнүгә таба бара, дип хәбәр итте.

"Барысы да яхшы булачагына бернинди шик юк. Әйе, үпкәләре белән проблемалар бар, Covid кемнең үпкәләренә төшкән, алар бөтен кешедә дә бар, авыруның мондый авыр агымында бу котылгысыз. Әйе, организмы нык зәгыйфь, әлбәттә. Авыру үзенекен итә, әмма без начараюга түгел, ә яхшыруга таба барабыз, бу бүгенге көндә факт», - дип ышандырды Маргарита Соколова.

Директор сүзләренә караганда, җырчы белән «докторларның йолдызлы составы» шөгыльләнә, хастаханәдә менә дигән шартлар һәм заманча җиһазлар бар.

Соколова МакSим дәвалау, торгызу һәм реабилитацияләү озак дәвам итәчәк, дип белдерде, әмма җырчы һичшиксез тереләчәк, дигән ышаныч белдерде.

МакЅим хастаханәгә июнь уртасында Казанда узган концерттан соң югары температура белән эләгә. Шул ук вакытта җырчыга ясалган коронавирус йогышына тест тискәре нәтиҗә күрсәтә. Госпитализацияләгәндә МакЅимның үпкәләре 40% зарарланган була, әмма аның хәле бик тиз начарлана. Артистканы ИВЛга, ә аннары ЭКМО-канны кислород белән ясалма туендыру аппаратына тоташтыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X