Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Онытылмый ул хатирә, Кабат-кабат искә төшә...

Бу язмамны язарга кулыма килеп кергән шушы фоторәсем этәрде. Сораштырганнан соң, бу рәсемнең 1955-1956нчы елларда төшерелгәнен әйттеләр.

60 елдан артык Бакырчы  фермасында эшләүчеләр монда. Барысы да диярлек әтисез үскән, сугыш чоры балалары – иң олы дигәннәренә дә  25-26 яшь тирәсе.  Күбесенә 18-20 яшь булган. Рәсемгә карагач, аларның йөзләрендә  яшьлек чаткылары  күренми дә.  Сугышның йөрәкләренә салган  җәрәхәтләре, авыр, ачлы-туклы  тормыш иртә олыгайткан  авылдаш кызларымны.  Бүген инде аларның күбесе  бакый дөньяга  күчкән. Бу рәсемдә ул  чорда фермада эшләүчеләрнең  күбесе юк та әле, рәсемгә төшәргә туры килмәгәндер.

Фермада мөдир – Кәлимулла абый Сабиров –  уртада. Кырын ятканнар – Фәрит Бикмуллин  һәм Юныс Солтанов – иң яшьләре, 1943 елгылар. Алар ничек эләккәннәр бу рәсемгә?  Иң өлкәннәре – Мөсәлимә  Биктаһирова, Фәһимә Хәйруллина, Суфия Нигъмәтҗанова, Нурдидә Нигъмәтуллина – 1928-1930нчы елгылар.
Бакырчы фермасында эшләп  бер көн ял күрмәгән, бар хезмәтне кулдан, җилкәдә эшләп үткәргән «Кызыл Алан» колхоз фермасы хезмәтчәннәрен  санап үткәрдем күңелдән. Барлык кияүгә  чыкмаган, гаиләле булмаган кызларны теләсә-теләмәсә дә, мәҗбүриләп ферма эшенә керткәннәр икән. Ферманың авыр хезмәтеннән кияүгә чыгып кына «котыла алганнар». Читкә китәргә теләсәләр дә, паспорт бирмәгәннәр.  Кырчылыкта  да эш җиңелдән  булмаган әлбәттә, тик фермадагылар кебек «бәйләп» куймаганнар.  Елга бер килә торган ярминкә, сабантуйларга да алар иртән хайваннарын  ашатырга кайтып җитәргә тиеш.  Хезмәт хаклары – таякка эшләү бит.  Акчалата  бер хезмәт көненә 10 тиенне 1963нче  елда гына бирә башладылар.
Татар  авылында дуңгыз  фермасы төзү – дуңгыз карарга кешенең  теләмәвен язган  идек (дуңгыз хәрәм мал бит) Иске Өрәңгәрдә чуаш  җиңги  һәм аның кызы  Анна апа эшләгәнне.  Мәҗбүриләп Гайшә апа Нигъмәтҗанова, кызы Суфия апаны керткәннәр. Алардан соң дуңгыз карарга  керүчеләрдә  каршылык  беткән дип уйлаган идем, юк икән. Һәм дуңгыз  карарга яклаучысы, таянычы булмаган әтисез  үскәннәрне керткәннәр икән. Сыер, сарык фермасында эшләүчеләр  арасында андый ук   киреләнү  булмаган, беришләре җай чыгуга (сыер савучылар кияүгә чыгып киткән очракта) дуңгызчылыктан сыер саварга  күчкәннәр, ә анда  яшьрәкләрне кертә торган булганнар.
Мәҗбүриләп кертүнең ике очрагын бәян итим әле.
Гөлһәндәм Шәфигуллина  истәлекләреннән.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

 

Тулы язма газетаның чәршәмбе санында (№17).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фото 1959-60 елгы бугай.

    Теги: истәлеклэр Яшел Узэн районы Бакырчы авылы