Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оныта алмыйм, онытмыйм, авылым урамнарын….

Матур җәй айларында, авыл җирендә бераз эштән бушагач, халык чишмә, авыл, урам бәйрәмнәрен үткәрә. 

Минем туган авылым Карашәмдә дә узган ялда Урам бәйрәмнәрен Бакча урамы башлап жибәрде. Бәйрәмне үткәрү инициаторлары Илһамия апа белән Хәмит абый Хәлиуллиннар, Илдар белән Гөлүсә Низамиевлар, апам Миләүшә Зиннәтуллина һәм аларның гаиләләре иде. Әлбәттә, калган күршеләр матди ярдәм белән булышты. 
Бәйрәмгә урам халкы алдан ук әзерләнде. Йорт җирләрен буяп, бәйрәм үткәрелә торган урыннарны чистартып, бизәп, матурлык керттеләр. Үткәрү урыны итеп даган асты билгеләнде, чөнки элек- электән биредә сабан туе үткәрелгән. 
Менә көтеп алынган көн килеп житте. Иртүк матур итеп кояш чыкты, моң агыла башлады, балалар тавышы ишетелде, өстәлләр, урындыклар куелды. Көтмәгәндә күкне кара болыт капласа да, борчылмадык. Бөтен җирне ямьләндереп, шәфкатьле яңгыр явып китте. Халык әкрен генә даган астына җыела башлады. Авылга гармун моңы таралды. Бәйрәмне Илһамия апа Хәлиуллина башлап, изге теләкләрен җиткерде. 
Урамыбызның иң өлкән кешесе буларак 80 яшен тутырган әниебез Фәһимә Гыйниятуллинага бәйрәм символын – флаг күтәрү тапшырылды. Яшьли тол калып, әниебез ялгызы безне – 4 кызны үстерде, бүгенге көндә шөкер, онык-оныкчыкларына сөенеп яши. Матур итеп, гармунга кушылып җырлап та күрсәтте әле. 
Икенче күршебез Мәдинә апа Низамиева урамыбызда хайван асраучы бердәнбер кеше. Хәзер бит авыл җирендә мөгезле эре терлек асраучылар да кимеп бара. Башкортстаннан кайткан кунаклары да чыкканнар иде бәйрәмгә. Илһамия апа  аларга икесенә дә алдагы көннәрендә сәламәтлек теләп, бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. 
 

Ләйсән Хәйбуллина. 
Казан – Карашәм

Автор фотолары

Язманың дәвамын газетадан укырга мөмкин (№56)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев