Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Онлайн семинарлар берләштерә

Шәһәребезнең 15нче гомуми урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Мәктәпләрдә дәрес тә һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып бару һәм федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру барышында дисциплинаара укыту һәм интеграцияләү» диеп аталган муниципаль семинар булып үтте.

Бу семинар башкаларыннан аерылып торды, чөнки ул видеоконференция форматында ZOOM интернет-платформасында узды. Күнегелгән форматта үткәрелмәсә дә, укытучылар һәрвакыт яңалыкка омтылучылар буларак, куркып калмады: унике видеодәрес һәм бер сыйныфтан тыш чара күрсәтелде.

Видеоконференция форматында узган семинарның уңайлы ягы – шәһәр һәм район укытучыларының дәресләрне реаль вакыт режимында карый алулары. Бу исә, семинарда катнашучыларның санын арттырырга ярдәм итте. Алар үз фикер-тәкъдимнәрен чатта һәм түгәрәк өстәл артында җиткерде, башкарылган эшкә югары бәя бирде.

Семинарны «Музыкаль салават күпере» дип аталган инглиз һәм татар телләрендәге сыйныфтан тыш чара тәмамлады. Аны 11 ел буе тыгыз хезмәттәшлек иткән, татар һәм инглиз телләрендә бик күп проектлар төзегән инглиз теле укытучысы Алсу Амурова һәм татар теле укытучысы Резедә Гатауллина оештырды. Аларга инглиз теле укытучылары Ольга Антонова, Юлиана Грачева, Нурия Гомәрова, Илсия Зөбәерова зур булышлык күрсәтте.

«Музыкаль салават күпере», чыннан да салават күпере кебек якты, матур булды: җырлар, биюләр, сәнгатьле сөйләм, бер-берсе белән бәйләнеп, күтәренке рухта алып барылды. Балалар мәктәпне дә, сәхнәне дә бик сагынган, шуңа күрә бик теләп сәләтләрен күрсәттеләр. Чара алар өчен дә, тамашачылар өчен дә зур бәйрәм булды.

Семинар барлык санитар-гигиена таләпләренә туры китерелеп үздырылды. Укытучылар һәм хезмәткәрләр – барысы да битлектән һәм социаль дистанцияне саклап эш итте. Семинарда катнашып, үз фикерләре белән уртак лашкан, кыйммәтле киңәшләрен биргән шәһәребез һәм районыбыз укытучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Любовь Самсонова,
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Гөлназ Зиннурова,
милли эшләр буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев