Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өмәләрдә катнашыйк! Торган җиребез чиста булсын

Россия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проектына ярашлы, районда да күптөрле эш башкарыла.

Шуларның берсе территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү. Шул максаттан, айлыклар үткәрелә.
Беренче өмә вакытында Яшел Үзәннең 30 ведомство, оешма һәм предприятиесе хезмәткәрләре үзләренә тапшырылган территорияләрне чүп-чардан арындырдылар. Барлыгы 492 капчык чүп-чар чыгарылды. Шәһәрне җыештыруда катнашкан хезмәткәрләр саны буенча алдынгылар өчлеге түбәндәгечә: Горький исемендәге завод, Яшел Үзән дәваханәсе, «Жилкомплекс» УК ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәндә чисталык сезоны дәвам итә. Шимбә өмәләре 28 сентябрьдә, 5,12,19,26 октябрьдә узачак. Чәршәмбе өмәләре: 25 сентябрьдә; 2, 9, 16, 23, 30 октябрьдә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев