Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Өмет линиясе» тәүлек буе бушлай психологик хезмәт күрсәтә

«Өмет линиясе» – Россия халкы өчен бушлай психологик ярдәм күрсәтү хезмәте.

Әгәр дә сез яки якыннарыгыз:

  • авыр диагноз, авыр авыру кичерәсез,
  • тормышта кискен һәм җитди үзгәрешләр аша узасыз,
  • мөнәсәбәтләрдә проблемаларыгыз бар,
  • эмоциональ киеренкелек, борчылу, курку, апатия, төшенкелек тоясыз икән,

әлеге хезмәткә шалтырата аласыз.

Биредәге психологлар:

  • югары психологик белемгә һәм махсус әзерлеккә ия,
  • шәхси консультацияләүдә эш тәҗрибәсенә ия,
  • тыңларга, ярдәм итәргә һәм катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга ярдәм итәргә әзер.

«Өмет линиясе»:

  • түләүсез ярдәм,
  • уңайлылык,
  • конфиденциальлек,
  • профессионализм.

Телефон: 88002017610.

Сезнең психик сәламәтлегегез бик мөһим!

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев