Оҗмахка туры юл
Бер әби белән бабай яшәгән. Әби бабаена әйтә икән:
-И картым, бу дөньяда рәхәт күрмәдек инде, теге дөньяда оҗмахта рәхәтләнеп яшәрбез, боерган булса!
-Каян беләсең, бәлки, без оҗмахка эләкмәбез?!
-Эләгәбез, картым, эләгәбез. Менә мин сиңа карап түзәм, ә син - миңа карап. Кем дә кем түзә, оҗмахлы булыр дигән бит!
Флера Бикмөхәммәтова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев