Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы йөрәкле нәфис «глава»

Яхшы хуҗабикә булуның ничек авыр һәм шул ук вакытта нинди шатлык бирүен һәр хатын-кыз белә.

Өйдә чиста һәм якты, гаиләдә тынычлык, ә якыннарыңның кәефләре күтәренке булганда күңел сөенә. Әмма бу бик зур тырышлык нәтиҗәсе, чөнки көндәлек проблемалар бер-бер артлы чыгып кына тора һәм аларны тиешенчә чишә белү – үзе бер сәнгать. Ә хәзер күз алдына китерегез: сезнең гаилә – берничә йөз кеше, ә хуҗалыгыгыз – берничә авыл. Алар өчен «әни» булырга йөрәгегез җитәр идеме?

Шундый йөрәкле гүзәл һәм нәфис затларыбыз безнең районда гына да дүртәү! Ә илебез буйлап алар күпме?! Сугыш чоры вакытларын әйтмим дә инде, атлар да көчкә җигелеп тарткан ул елларның барлык газаплары хатын-кызларның тар җилкәләрендә булган һәм алар исән-сау әйләнеп кайт­кан ирләр кулына сукаланган һәм чәчелгән иген басуларын, көч-хәлгә булса да сакланып калган хуҗалыкларын тапшыра алган. Хәзер, шөкер, илебез тыныч, әмма хатын-кызларыбыз нинди хезмәткә тотынса да, бөтен барлыгын биреп, җиренә җиткереп эшләвен дәвам итә. Шул исәптән, халык телендә «ирләр эше» булып саналганнарын да. 
Сүнчәләйдә дүрт балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга аваз салган Гөлнара Фидаиль кызы Семахина  инде тугыз елдан бирле Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы вазифасы йөген җигелеп тарта. Бу орчык кадәрле генә ханымны  белмәүчеләр, читтән карап кына аны җитәкче булып эшлидер, дип уйламас та. Каян килгән шундый тәвәккәллек?! Кечкенә дә – төш кенә, дип юкка әйтмиләр, күрәсең.
– Язмыш сезнең өчен авыр миссия сайлаган һәм аны хатын-кызныкы дип тә әйтеп булмый. Җитәкчелек эше катлаулы да, ничек кенә «сөрүеңә» карамастан, канәгатьсезләр һәм гаеп табучылар булып тора, рәхмәтне дә бик сирәк ишетәсең. Әлеге вазифага да нинди мәсьәләләр белән йөзгә-йөз калачагыгызны аңлап алынгансыз, әлбәттә һәм бу сезгә карата соклану катыш хөрмәт уята. Сөйләгез әле, нинди сикәлтәле юллар аша килдегез сез бүгенге көнгә?
– Әйе, менә сорау бирдегез дә, инде хәтер сандыгының төбенә яшерелгән хатирәләрне яңарттыгыз. Искитмәле күп кичерешләрем кабат күз алдымнан узды. Чынлап та, шома гына булмаган икән ул юл. Әмма авырлыклар, күңелсез вакыйгалар онытыла баруы белән яхшы. Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Рус Әҗәле урта мәктәбенә укытырга кайттым. 21 ел эшләгәннән соң, мәктәп ябылгач, эшсез калдым. Ул вакыттагы авыл җире башлыгы Нәҗип Сабир улы Таһировка рәхмәт, авыл советына эшкә чакырды, депутатлыкка да ул әйдәде. Үзе лаеклы ялга чыкканда урынына мине билгеләде. Ул чактагы дулкынлануларым! Шуның зурлыгы җаваплылыкны үз өстемә алырга ничек батырчылык иткәнмендер?! Нәҗип абыйның өенә барып, куймагыз, кирәкми, дип үтендем. Ә ул: «Юк, син булдырасың, булышырбыз!» – дигән сүзләре белән үземә ышаныч уятты. Менә шулай итеп, 2010 елның октябреннән бирле мин «глава». 

– Җитәкче кеше кабинетында йомшак кәнәфиендә исәпсез документлар белән генә эш дилбегәсен боргалап утырмый, җирлекләрдә бигрәк тә. Сезнең эш сәгате – тәүлек әйләнәсе. Моңа гаиләгез ничек карый? Хатын-кызның бит әле ул ир хатыны һәм әни булырга да өлгерәсе бар.

Дәвамын газетабызның җомга саныннан укый аласыз (№52)

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X