Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы йөрәкле җитәкчегә

Бу кырыс заманда йөрәкләре миһербан белән тулы шәхесләр әлегә бар, шөкер.

Яшел Үзән районында да риясыз ярдәм итүне тормыш кагыйдәсе буларак кулланучылар юк түгел. Аларның берсе, үзенең күркәм гамәлләре белән халыкка яхшы таныш, “Майский” теплицалар комбинаты”ның хөрмәткә лаек җитәкчесе Илшат Ганиев. Ул Васильево район хастаханәсенә һәрдаим булышып тора. Узган ел хирургия бүлеген инструментлар комплекты белән эндоскопия җиһазлы итсә, быел ингаляция анестезиясе һәм үпкәләр өчен ясалма вентиляция аппараты белән тәэмин итте. Әгәр дә Илшат Газим улы кебек юмарт кешеләр булмаса, безнең учреждениенең андый миллионлаган сумлык заманча медицина җайланмалары белән куллану мөмкинлеге булмас иде. Без, персонал гына түгел, табиблар ярдәменә мохтаҗ авырулар да чиксез рәхмәтле аңа! Җаваплы хезмәтендә яңа үрләр, зур уңышлар юлдаш булсын, тирә-юньдәгеләргә кешелеклелек үрнәге, сау-сәламәт булып, кылган яхшылыкларыгыздан канәгатьлелек тоеп озын гомерләр яшәргә насыйп итсен сезгә!

 

Зур ихтирам һәм чиксез рәхмәт хисләре белән,

Васильево район хастаханәсенең баш табибы Рәис Фәсахов һәм медицина персоналы.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Васильево Зеленодольский район медицина больница медицинское оборудование

2
X