Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы яшьтәгеләр колагына

Өлкәнәя барган саен, организмда матдәләр алмашы процессы һәм ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге дә үзгәрә. Берәүләр, кем әйтмеш ли, үгезне дә йота ала, ә кемнәрдер майсызландырылган сөттә пешкән манный боткасы белән генә туклана.

Ә кичләрен, белгечләр аларга, көч китермәс өчен, җиңелчә генә капкаларга куша. Дөрес туклануга күчкәндә, тагын да яхшы. Шул рәвешле сәламәтлекне сакларга була. Олы яшьтәгеләргә кичен ашап файда китерә торган өч продукт бар.

1.Эремчек. Әлеге әчетелгән сөт ризыгы, бигрәк тә мае күп булмаганы (5-9%), олы кешеләргә кичке аш өчен менә дигән. Аңарда май эретүче витаминнар һәм казеин аксымы бар. Ул организмны аминокислоталарга баета. Эремчек мускул массасын таркалудан саклый, ә бу олы яшьтәгеләр өчен бигрәк тә актуаль. Аңарда әле җиңел үзләштерелә торган кальций бар һәм ул сөякләрнең ныклыгын югалтмас ка ярдәм итә.

2.Киви. Тулаем алганда, йоклар алдыннан җимеш ләр бик үк файдалы түгел, әмма искәрмә булырлыгы бар. Үзенең әчелеге белән киви кичке ашка бик кулай. Аңарда, организмны ниндидер күләмдә яшәртергә сәләтле антиоксидантлар бик күп. Киви серотонин эшләп чыгаруга ярдәм итә. Бу олы кешенең йокысын яхшырта. Анда тагын клетчатка бар, белгәнегезчә, ул эчәклек эшчәнлеген яхшыр та, аппетитны киметә, артык авырлыкны киметергә булыша. Кивины йоклаганчы ике сәгать алдан ашарга киңәш итәләр.

3.Миндаль. Аңарда йокы гормоны мелатонин күп. Димәк бу чикләвек организмыгызны файдалы май кислоталары, аксым, магний, витаминнарга гына баетып калмый, сәламәт йокы да бирә икән. Калориясе бик күп булганга, бер ашаганда 30 грамм да җитә.
Сәламәт булыгыз!

Табиб белән киңәшләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев