Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Якедә газ бирү туктатыла

Дүшәмбе көнне, 16 мартта 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән районының Олы Яке авылында 215 абонентка газ бирү вакытлыча туктатылачак.

"Зеленодольскгаз" ЭПУ хәбәре буенча, бу газүткәргечтә ремонт эшләре белән бәйле.

Белгечләр ремонт эшләре башланыр алдыннан газ приборларының краннарын ябу кирәклеген искә төшерә. Газ приборларын кабат эшләтеп җибәргәндә, бинаны җилләтергә, морҗаларда тарту барын тикшерергә, газ хезмәткәрләренә керүне тәэмин итәргә кирәк.

Фатирда (торак йортта) газ исе сизелсә, газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга, краннарны һәм приборларны ябып куярга, бинаны җилләтү өчен тәрәзәләр яки форточкаларны ачарга, 04 телефоны буенча газ хезмәтен чакыртырга; 104; 112 . Ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр приборларын сүндермәскә, электр шалтыратуларыннан файдаланмаска. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев