Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Яке кышны чаңгы ярышы белән озатты

Чаңгы ярышында Яшел Үзән районы гына түгел, хәтта күрше республикалардан да катнашучылар бар иде. Узган ялларда Олы Якедә менә инде 43нче тапкыр Олимпия чемпионы Ринат Сафин исемен йөрткән чаңгы ярышы узды.

– Быел аеруча бик күп кунак килде, – дип сөйли ярышның баш хөкемдары Илгиз Назыров. – Без инде, үпкәләүләр булмасын өчен, балаларны төркемләргә тырышабыз. 1-2нче сыйныфлар аерым ярыша, 3-4нче сыйныфлар аерым һәм алга таба шулай классларны бүләбез. Ә инде спорт мәктәпләре үзләре аерым категорияләрдә ярыша.


Быел Олы Якедә узган чаңгы ярышында 10 мәктәп, гомумән алганда, 120дән артык кеше катнашты. Призлы урыннар алучыларны медальләр һәм саллы бүләкләр көтә иде. Алар өчен Яшел Үзән районының Яшь армиячеләр штабы җитәкчесе Владимир Братухинга, «Агрофирма Залесный» җитәкчесе Нәфыйкъ Мадьяровка һәм Олы Яке җирле үзидарә башлыгы Фирая Фәйзуллинага барлык балалар һәм оештыручылар исеменнән олуг рәхмәт сүзләре.

– Авылдашыбыз Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә багышланган чаңгы ярышы бик авыр чакларда да, хәтта 90-нчы елларда да үткәрелми калмады. Ул вакытларда юк кына грамотаны да каян алыйк икән дип, интегеп утыра идек. Бүгенге көндә ничек үткәрмәскә?! тормышлар бит яхшырды, алга бара. Мәктәп директоры Мәдинә Исмәгыйлевнага бик зур рәхмәт – бик күп ярдәм итә, – дип сөйли Илгиз абый.

Әлбәттә инде, оештыручылар һәм әти- әниләре өчен дә балаларның шатлануы иң мөһиме һәм аны бернинди затлы бүләк белән дә чагыштырырлык түгел. Көлүләр дә, елаулар да – чын булды. «Яшел Үзән» газетасыннан кечкенә генә татлы бүләк иң яшь чаңгычы Малинин Левага бирелде.

Беренче урын алучылар:

Төп мәктәпләр:

I-II сыйныфлар
1.Җиһаншин Әмир – Ключи
2. Дунаева Ильвина – Әйшә

III-IVсыйныфлар:
1.Таҗиев Фәнис – Олы Яке
2. Степанова Дарья – Ключи

V-VI сыйныфлар:
1.Яруллин Илсаф – Олы Яке
2.Староверова Лиана – Ключи

VII-VIII сыйныфлар:
1. Галиуллин Ринат – Олы Яке
2. Заһидуллина Кадрия – Норлат.

IX-XI сыйныфлар:
1. Таҗиев Алмаз – Олы Яке
2. Галиуллина Алия – Карагуҗа

Спорт мәктәпләре.

I-II сыйныфлар
1. Иванов Сергей – Петьялы

III-IVсыйныфлар:
1. Малинин Глеб - Петьялы
2. Заһидуллина Дилбәр – Норлат

V-VI сыйныфлар:
1. Алексеев Никита – Петьялы
2. Михайлова Есения – Петьялы

VII-VIII сыйныфлар:
1.Тимофеев Антон – Петьялы
2. Тимофеева Юлия – Петьялы

IX-XI сыйныфлар:
1.Иванов Евгений – Петьялы
2. Александрова Анжела - Петьялы

Олылар арасында: 
1. Артемьев – Петьялы
2. Малинина И. – Петьялы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X