Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасырда урам җыелышлары

Олы Ачасыр авылында урам җыелышлары үткәрелә. Аның максаты: бар проблемаларны уртага салып хәл итү.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Гомәр улы Гатиятуллин авылның һәр урамында яшәүче белән очрашып, халык гозерен, теләк-тәкъдимнәрен язып ала.

Урам җыелышларының беренче уңышлары да күренә башлаган. Үзәк урамда булып узган җыеннан соң, шушы урамда яшәүчеләр зарларын гына әйтеп калмыйча, үзләренең ярдәмен дә тәкъдим итткән. Урамнары белән бердәм булып, авыл уртасында инде зур проблемага әйләнеп баручы балтырган (борщевик) үләне белән көрәшергә чыккан.Бик зур территориядә балтырган үләне чистартылган. Бу эштә олы апалар да читтә калмаган.

Шулай бердәм булганда гына авыл яшиячәк!

Фотолар “Без бит ачасырлылар” сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев