Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасырда – Мәүлид

Бүгенге көндә Мәүлидне зурлап билгеләү гадәтләре кайта башлады. Шәһәрдә дә, авылларда бу дини бәйрәмне ел да уздыралар.

Күпчелек галимнәр: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы Ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм аның соңгы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәламгә карата мәхәббәт уяту», – дигәннәр. Һәм бу, чынлап та шулай. 
Олы Ачасыр мәчетендә Мәүлид бәйрәмен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Узган атнада шушы авылның игелекле улы Әнвәр Миңнуллин ярдәме белән бик матур бәйрәм узды. Яшел Үзән район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин вәгазен һәркем йотлыгып тыңлады, күңелләр сафланды. Әлфия Кадыйрова, Кадрия Гарәфетдинова җитәкчелегендәге аш-суга оста кызлар әзерләгән мул табын артында догалар укылды.Әлеге изге эшне оештыручыларга әҗер-савап ларын бирсен, Аллаһ Тәгалә кабуллардан кылсын! Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев