Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасыр – Кече Шырдан: максатлар безнең зурдан

Туристларны җәлеп итү белән бәйле проектлар гаять мөһим. Туристик маршрут

Узган ел ахырында ра йоныбызда Президент гранты буенча «Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасы» дип аталган туристлар маршруты эшли башлавын күпләр белә инде. Бу Яшел Үзән өчен зур мөмкинлекләр ача.

Кече Шырдан – районыбыз горурлыгы, иң борынгы авылларыбызның берсе ул. Кечкенә дә төш кенә, диләрме? Соңгы елларда биредә булган үзгәрешләрне күреп, чын күңелдән сөенергә генә кала. Кече Шырдан – галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы буларак та, яшәргә һәм башкаларга танылыр га лаеклы. Сәяхәтчеләр татар авылының никадәр үзенчәлек ле һәм кунакчыл булуын күрер гә тиеш. Иң беренче булып, Каюм Насыйриның кече ватанында «Шүрәледә кунакта» дип аталган прог рамма каршы ала.

Ни өчен Шүрәле? Беренче татар этнографы, Каюм Насыйри халыктан фольклор үрнәкләре җыйганнан соң, үз хезмәтен яза. Анда ул укучыларны су ияләре, убырлар, шүрәлеләр белән таныштыра. Үзенчәлекле Кече Шырдан Шүрәлесен узган ел ахырында шәһәребез укучылары да күреп китте инде. Якташыбыз эзләре буйлап, туристлар 300 еллык тарихы булган талны, Каюм коесын, чишмәләрне, яңартылган мәчетне күрә алачак. Аның төзелешендә мәгърифәтче шәхсән үзе катнашкан.

– Туристларга тәкъдим ителәчәк барлык объектлар да безнең Каюм Насыйри урамында урнашкан. Аның озынлыгы 1600 метр. Менә шушында вак таш җәясе иде, үзсалым акчасы белән генә башкарып чыга торган эш түгел бу. Олы юлдан авылга, дөресрәге мәчеткә кадәр асфальт юлыбыз әйбәт. Шуннан ары автобус керә алмый, туристлар җәяү йөри. Иң төп проблемабыз бүгенгә менә шул. Ә Кече Шырдан, гадәттәгечә, бер урында гына таптанмый. Әле менә музей-китапханә булачак йортның бурасын алып кайтып, җыеп киттеләр. Бу эш «К.Насыйри туган җирен торгызу» фонды ярдәмендә башкарыла. Әлеге бина мәчет янында булачак, август аенда ачарга исәп тотабыз, – дип сөйли Олы Шырдан авыл җирлеге.

(Язманы тулысынча газетабызның 23нче саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев