Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкәннәрне һәм инвалидларны караячаклар

"Демография» милли проектының «өлкән буын» проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карап, тәрбияләп торуны гамәлгә кертү буенча эш башланды.

2019 елда ул безнең районда сынау рәвешендә гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Хезмәт министрлыгы.
Июль ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән карар нигезендә «Сиделка» хезмәте күрсәтү проекты тормышка ашырыла. Ул 2019 елның 31 декабренә кадәр эшләячәк. Әлеге проект ярдәмендә өлкәннәр һәм инвалидлар «Сиделка» хезмәтеннән бушлай, түләүле яки өлешчә түләү белән куллана алачак.
Бу хезмәттән файдалану өчен, өлкәннәргә яки аларның ышанычлы кешеләренә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә, моның өчен кирәкле документлар һәм аларның күчермәләрен тапшырырга кирәк.
Махсус үзәк документларны караячак һәм гариза биргән кешенең яшәү урыны буенча барып «Сиделка» хезмәтен күрсәтү яки баш тарту турында Карар кабул итәчәк. Бу төр хезмәт атнасына җиде көнгә кадәр, 4тән 12 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев