Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкәннәрне бәрәңгесез дә, алмасыз да калдырмыйлар

Быел ишелеп уңды алар. Һава торышы бу төр яшелчә-җимешкә уңай туры килде. Җиләк кенә азрак булды. Ә менә Олы Якедә яшәүчеләрнең яшелчәсе дә, җиләге дә ел саен уңа. Сәбәбе шул: анда тырыш халык яши. Үстергәннәре үзләренә дә җитә, өлкәннәргә дә.

Гомернең «алтын көзе»һәркемгә килә һәм киләчәк. Бу чорда өлкән яшьтәге кеше рәхәттә, байлык-муллыкта һәм хөрмәттә яшәсә, аннан да күңеллесе юк. Балаларың ярдәм итеп торса, элеккеге эшләгән урының булышса, боларның барысы бергә өлкән кешенең гомер көзен уңай якка үзгәртә.
Әмма, безнең тормышта төрле сәбәп ләр аркасында ярдәмчесез калган ялгыз кешеләр дә бар. Менә шундыйларны онытмаска иде. Араларында чит яклардан кайтып урнашучылар да юк түгел. Бу ветераннар кайчандыр предприятиеләрдә тырышып эшләгән, дәүләтнең үсешенә үз өлешләрен керткән. Сугыш елларын күргәннәр дә җитәрлек. Алар бервакытта да онытылырга тиеш түгел. Районда да, шәһәрдә дә үз ветераннарын хөрмәтләгән предприятие-оешмалар да, өлкәннәргә үз теләкләре белән хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр дә бар. Шундый хәйриячеләрнең берсе – Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинаны аерым билгеләргә кирәк. 
Ул күп еллардан бирле Яшел Үзән муниципаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы белән хезмәттәшлек итә. өлкәннәр декадасы барышында ярдәмчесез калган һәм өеннән бөтенләй чыга алмаган ветераннарга авыл хуҗалыгы продуктларыннан җыелмалар ясап, зур булышлык күрсәтә. 
– Без аңа бик рәхмәтле, – дип сөйли ЯҮМР ветераннар советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин. – Аның белән күптән хезмәттәшлек итәбез. Башта ул бу җыелмаларны өлкәннәргә үз бакчасыннан әзерләп бирә иде. Хәзер аның инициативасын авыл халкы, мәктәп коллективы һәм укучылар да күтәреп алды. Быел азык-төлек тутырылган 36 пакет җыйнап бирделәр. Без аны үзебез барып алып кайттык һәм шундый ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәрнең өенә илтеп тапшырдык. Бик шатландылар. Бәрәңгесе, кишере-чөгендере, кәбестәсе, суганы, алмасы – барысы да өлкәннәр өчен кирәкле әйберләр. Ел саен менә шулай 30дан артык җыелма әзерләнә. Фирая Бариевнага һәм аңа булышучыларга, районның ветераннар советы һәм өлкәннәр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Куллары һәрчак шулай җылы булсын. Аларга якты имин көннәр, уңышлар теләп калабыз. Өлкәннәрнең хәер-фатихасы белән җәйләр һәрчак кояшлы булып, бакчалары ел саен мул уңыш биреп торсын. Мәрхәмәтлелек бервакытта да онытылмый. Тормыш шундый: бүген – син, иртәгә – сиңа. 
Ялгыз көн күрүче өлкән яшьтәге кешегә бер чиләк бәрәңге бер айга җитәргә мөмкин. Димәк, ул ай дәвамында ярдәм кулы сузучыга рәхмәтен укыячак. Олы кешенең аздан да күңеле була. Өлкәннәр декадасы мохтаҗларга күрсәтергә теләүчеләр өчен дә бик кулай вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев