Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкәннәр көненә багышлап

Кай арада үтеп китте гүзәл яшьлек, Ак чәчәкле ямьле язларым? Сиздермичә килеп җитте картлык, Сары яфрак койган көзләрем...

Кайда калды минем балачагым?

Кайда икән яшьлек дусларым?
Кайда китте нурлы, рәхәт чагым?
Кайда икән яшьлек сукмакларым?

Күңелем дулкыннары инде басылды,
Йөрәгем дә шашып ярсымый...
Тик шулай да, яшьлегемне сагындым,
Юксыну хисләре басылмый.

Ни генә күрмәде, нәрсә кичермәде
Тынгы белмәс, сабыр йөрәгем!?
Түзде кайгыларга, җиңде хәсрәтләрне
Утларда янса да үзәгем...

Үткән гомер кире кайтмас инде:
Үргә акмый, диләр, суларны...
Салкын көзләр булып картлык килде,
Сары яфрак күмде язларны...

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев