Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Өлкән буын» төбәк проекты

"Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм гамәлгә кую" һәм "Демография"проектларын тормышка ашыру кысаларында, «Рәхәт» социаль ярдәм күрсәтү үзәге Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына илтү хезмәте оештырылды.

Бу чара барышында диспансер күзәтү, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализация үткәрелде. 
Мәсәлән, Мулла Иле авылында көн күрүче пенсионерларны Нурлат район хастаханәсенә, ә Олы Карагуҗа авылыннан өлкән яшьтәге кешеләрне Большие Ключи табиблык амбулаториясенә алып килгәннәр. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль берәмлегенең пресс хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев