Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкәннәргә ярдәм кулын сузып «Меценатлар» бизнес бергәлеге «Кеше приюты» пунктында хәйрия акциясе оештырды

***

 Өлкәннәр көне уңаеннан, «Меценатлар» бизнес бергәлеге, Зеленодольск районы хакимияте, район һәм шәһәр мөхтәсибәте белән берлектә Татарстан Республикасы буенча «Кеше приюты»ның барлык пунктларында азык-төлек җыелмалары таратты.
 

– Рәхмәт хисләреннән күзләр яшьләнә, – дип уртаклаша Яшел Үзәндә яшәүче пенсионер АЛСУ КАМАЛОВА. – Бабаем белән пенсиябез аз, әмма яшәү өчен җитәрлек. Ә менә күршемнән «Кеше приюты» пунктында Өлкәннәр декадасына азык-төлек пакетлары таратылачагы турында ишеткәч, мин дә килергә булдым. Пакетны ачкач, үз күзләремә үзем ышанмадым, анда бик күп кирәкле һәм сыйфатлы азык-төлек салынган. Барысы да хәләл булуы бик мөһим. Тушенка, консервалар, ярмалар, шикәр, ит һәм башка күп нәрсәләр бар. Оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез.

 Бу көнне йөз азык-төлек җыелмасы таратылды, тагын 60ка якын кеше алу өчен язылды. Аларга комп­лектлар волонтерларга язып калдырган адрес буенча китереләчәк.

– Безнең волонтерлар мондый акцияләрдә һәрвакыт рәхәтләнеп катнаша, – ди «Добрый Зеленодольск» волонтерлык үзәге җитәкчесе СВЕТЛАНА ЯНТУГАНОВА. – «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе белән без беренче тапкыр гына хезмәттәшлек итмибез һәм аларның игелекле эшләрендә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез.

 Шул ук көнне Казан шәһәренең Әмәт торак комплексында тагын бер «Кеше приюты» кайнар ризык тарату пункты ачылды. «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов ризык алырга килгән кешеләр белән еш аралаша:

– Кайберәүләр безгә көн саен йөри, чөнки аның башка барыр урыны юк. Бик катлаулы язмышлар бар. Таякка таянып күзләре күрмәүче әби килә. Ул укытучы булып эшләгән, балалары юк, күптән түгел бу дөньядан ире дә китеп барган. Авырый башлагач, пенсия­нең даруларга тотылуын һәм азык-төлеккә акчасы калмавын сөйләде.

Белешмә: Татарстан шәһәрләрендә 16 бушлай кайнар туклану пункты эшли. Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Менделеевскида, Әгерҗедә, Алабугада, Нурлатта, Буада, Питрәчтә һәм Лаешта «Кеше приюты» ярдәм пунктлары бар. Бөтен республика буенча яңа туклану пунктлары төзелә һәм ачыла, яшел үзәнлеләр Мирныйда шундый пункт ачылуын көтә. Республикада көн саен 2000нән артык кеше кайнар ризык ала.


Узган шимбәдә азык-төлек җыелмаларыннан тыш, яшелчәләр (чөгендер, бәрәңге) бирү оештырылды, аларны Яшел Үзән ра­йоны мөхтәсибәте әзерләде.

Ильяс Гыймадов бу көнне коллегаларына һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать итте: Барлык катнашучыларга һәм «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе командасына, респуб­лика эшкуарларына рәхмәт белдерәсем килә. Эшмәкәрләр эшендә 240тан артык кеше актив катнаша, – диде Гыймадов. – Боларның барысы да хакимият башлыклары һәм республика җитәкчелеге белән уртак эш. Һәм ул дәвам итәчәк. Шунысы сөендерә, көн саен җәмгыятебезгә кушылучылар бар. Өлкәннәр ункөнлегенең башы – бәйрәм, барыгызны да котлыйсым килә. Әтиемә 77 яшь һәм мин олы яшьтәгеләр өчен игътибар, ярдәм, игелек­ле сүзнең никадәр мөһим икәнен яхшы аңлыйм. Олы буын кешеләренә ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт.

Барлык кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, хөрмәтле меценатлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев