Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлешеңә тигән көмешең

Нигезне, әти-әнине ташлап китәргә йөрәгем кушмады, – ди Рамил Әдиятуллин.

Чибәр йөзеннән елмаю китмәгән, ут кебек янып торган Рәмзия һәм сабыр, басынкы, артык бер сүз сөйләмәс Рамил. Шул хәтле дә кешеләр бер-берсен тулыландырып, бербөтен булырдай итеп табышырлар икән! Язмышың булырдай ярыңны күкләрдә язып куйганнар, диләр бит. Шулайдыр, күрәсең. Әллә нинди борма юллар аша да, насыйбың барыбер синеке буладыр.

Акъегет кызы Рәмзиягә дә, Айдар авылы егете Рамилгә кияүгә чыкканчы өч ел тол хатын булу кыенлыгын үз башыннан кичерергә туры килә. Ун ел гомер иткән беренче ире, кызын ятим калдырып, якты дөньялардан китеп бара. Хатын-кызның иң гүзәл чорында тормышында терәксез кала Рәмзия. Кулыңда балаң да булганда, яклаучысыз яшәүләре авыр, әлбәттә. Әмма, кабат язмышыңны бәйләрлек, кызыңа әти булырлык кеше табу, аңа ышану – тагын да авыррак. Бәхетенә, очрый аңа шундый егет.

Ата-бабаларыбыздан калган язылмаган кешелек законы буенча, Әдиятуллиннарның нигез сакчысы булып авылда төпләнеп калырга карар кылган Рамилгә кияүгә чыгарга ризалыгын бирә Рәмзия. Инде ул вакыттан бирле 12 ел гомер узып киткән. Шушы матур, тырыш, уңган гаиләдә өч бала – ике кыз һәм нәсел дәвамчысы булып бер малай аваз салган. Кечесен, кеше шаккатырып, 38 яшемдә таптым, дип көлеп сөйли Рәмзия. Ул, гомумән, үзеннән нур чәчеп, гел елмаеп тора, шуңа да, кызлардай яшь булып кала бирәдер, мөгаен. Ә үзе инде, ышанырлык та түгел, дәү әни булган. Без барганда олы кызы баласы белән кунакка кайткан иде, үз күзләребез белән күргәч, ышанмый булмады инде.

Гомумән, кеше бик күп күренде безгә ул көнне бу иркен, заманча-шәһәрчә, дип әйтик инде, уңайлык лары булган зур йортта.

Язманы тулысынча 52нче санда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев