Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олег Знарок «Ак Барс»ның баш тренеры вазифасыннан үз теләге белән отставкага китә

Мәгълүматны хоккей клубының матбугат хезмәте раслады.

Исегезгә төшерәбез, 36 уеннан соң казанлылар КХЛның Көнчыгыш конференциясенең 7нче урынын били. «Ак Барс» активында 38 очко. Казанлыларның мондый начар старты күптән булмаган.

«Мин Ак Барс»ка шундый зур клубта эшләү мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле. Командага теләсә нинди ситуациядә ярдәм иткән җанатарларга, барлык уенчыларга, персоналга һәм җитәкчелеккә рәхмәт. Бу команда югары урыннар өчен көрәшә ала һәм составындагы һәр хоккейчыга уңышлар телим. Мин «Ак барс»ны күзәтәчәкмен һәм аның киләчәктәге уңышлары өчен җан атачакмын», - дип белдерде белгеч, отставкага китүен шәрехләп.

«Ак Барс»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп Юрий Бабенко билгеләнде. Тренерлар Александр Бойков һәм Александр Агопеев үз эшләрен элеккеге статусында дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев