Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олег Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында: Без булачак Россиянең каркасын булдырабыз

Татарстаннан сенатор илнең Төп законында үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашты.

РФ Конституциясенә киләсе төзәтмәләр якындагы дистә еллар дәвамында илне тотып торачак каркас булырга тиеш. Шундый фикер белән Федерация Советының Татарстаннан әгъзасы Олег Морозов тавыш бирү участогында булганнан соң уртаклашты.

"Хисләр шундый, минем ил тормышында бик зур сәяси (мин әйтер идем, эпохалы) вакыйгада катнашам. Чөнки, бүгенге тавыш бирү юлы белән, без булачак Россиянең сәяси, икътисадый, социаль һәм рухи каркасын булдырабыз. Һәм бу каркаста Россия якындагы дистә еллар торачак, тагын ниндидер үзгәрешләр кирәк булмас дип ышанам. Чөнки хәзерге үзгәрешләр дә зур һәм масштаблы. Шуңа күрә бик зур, мөһим вакыйгада катнашу тойгылары били. Килми калырга һич тә ярамый иде. Әлбәттә, тавыш бирергә килдем һәм мин РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплавымны яшермим. Миңа, татарстанлы буларак, бу төзәтмәләрдә безнең күпмилләтле илебезнең бердәм мәдәнияте буларак телләр, этнослар, мәдәниятләр бердәмлеге, мәдәниятләребезнең тигез хокуклы булуы кебек база яңгыравы аеруча мөһим", - дип билгеләде Морозов.

Ул Татарстан башкарган эшләрнең күбесе хәзерге Конституциягә һәм аның текстларына төзәтмәләргә күчте, дип өстәде.

"Хәзерге Конституция 27 ел яшәде. Уңышлы яшәде, без аны алыштырмадык диярлек, ләкин, ышандырып әйтәм, бу еллар эчендә шулкадәр күп мәсьәләләр җыелган, ә аның текстына карата дәгъвалар да бар, әгәр без аны үзгәртмәсәк, Конституция үзе безнең ил үсешенә киртә булыр иде. Анда күп нәрсә вакыт таләп иткәннәргә туры килми торган булыр иде, һәм миңа калса, хәзерге тавыш бирү белән без вакыт һәм Конституциягәне туры китердек, яраклаштырдык ", - дип уртаклашты сәясәтче.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 2 миллионнан артык граждан тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев