Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Октябрскийдагы янгында хатын-кыз һәлак булган һәм ике ир-ат зыян күргән

8 гыйнвар көнне, кичке сигезләр тирәсендә «112» хезмәтенә Октябрьский поселогында чыккан янгын турында хәбәр килеп ирешә.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ут белән капланган ике катлы йортны күреп алалар. 
Кичке сәгать тугызга янгын сүндерүчеләр 100 квадрат метрга җәелгән янгынны юк итә алган. Янган йорттан алар 63 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен табып ала. Ике ир-ат янгыннан мөстәкыйль рәвештә котыла алган, әмма алар бик нык зыян күргән: берсе 2-3 нче дәрәҗәдә пешкән, икенчесенең уң һәм сул як аягының үкчәсе сынган. Аларны Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китерәләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 
Янгын нәтиҗәсендә ике катлы бүрәнә йорт һәм мунча янып беткән. Ут чыгуның сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев