Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Океаннарны тикшерәчәк кораблар бездә ясала

Яшел Үзән заводында легендар шәхесләр – Нефедов һәм Зуйков исеме бирелгән ике суднога нигез салдылар

Предприятиеләр эшләп, заказлары булып торса, бу шәһәр һәм анда яшәүчеләр өчен дә бик уңай күренеш. Шуңа күрә заводлардагы һәр яңалыкны көтеп алабыз.

Шундый истәлекле чараларның берсе 19 октябрьдә булып, анда мәртәбәле кунаклар да катнашты.


Бу юлы сүзебез «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорация­се» АҖ составына кергән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә предприятиегә нигез салынуга 128 ел тулуга багышланган 03182Р проектының ике фәнни-тикшеренү судносы корпусларына нигез салу тантанасы турында.


03182Р проекты суднолары фәнни-тикшеренү кораблары булып тора һәм дөнья океанын һәм шельф зонасын комплекслы океанографик тикшеренүләр башкару өчен билгеләнгән.

Суднолар Россия диңгез судно йөрү регистры таләп­ләренә туры китереп проектлана, классы – КМ Ice 3 AUT2.
Техник таләпләргә ярашлы рәвештә, кораб­лар югары диңгезчелек сыйфатларына, зур автономиягә һәм уңайлы яшәү шартларына ия, йөзү ра­йоны класс символына ярашлы рәвештә чикләнмәгән. Суны 4 мең тоннадан да ким күчерми, озынлыгы якынча 100 м, киңлеге якынча 16 м, төп яссылыктан биеклеге, өстәмә төзелешне исәпкә алып, якынча 18,6 м.


Шуны да билгеләргә кирәк, Россия флоты өчен бик әһәмиятле бу кораблар проекты АҖ Зеленодольск проект-конструкторлык бюросында эшләнгән. Баш конструктор сүзләренә караганда, әлеге корабларны проектлау эшенә Россиянең күп бюролары алыныр­га теләк белдергән, шуңа карамастан, яшел үзәнлеләрнең тырышлыгы аркасында безнең конструкторлык бюросына һәм шуңа ярашлы рәвештә, безнең заводка өстенлек бирелгән. Россия Хөкүмәте бу очракта һич тә ялгышмаган дип әйтергә була. Проекты срогында ясалып бетеп, завод андыйларны 2022 елдан төзи дә башлаган. Менә хәзер шуларның чираттагы икесенә чират җитте.


Россия Хәрби-Диңгез Флоты баш командующиеның боерыгы белән кораб­ларга совет хәрби җитәкчесе, I ранг капитаны, 101нче хәрби-автомобиль юлы (Вад-101) начальнигы Михаил Александрович Нефедов һәм совет хәрби разведчигы, контр-адмирал, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы Николай Иванович Зуйков хөрмәтенә исемнәр бирелә.

Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Респуб­ликасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова, проектны хәрби-техник озата бару төркеменең баш күзәтүче-җитәкчесе Игорь Степанов завод хезмәткәрләрен әлеге вакыйга һәм шулай ук заводның туган көне белән котлады, киләчәктә дә шундый заказларның булып торуын теләде.

– Бүген Яшел Үзән кораб­лары мөһим бурычларны тормышка ашыра һәм ил чикләре сагында тора. Илебезнең иминлеге безнең ничек эшләвебезгә бәйле. Безгә шундый ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт, – дип билгеләп узды Горький исемендәге завод­ның генераль директоры Александр Филиппов.

Тантаналы чара кысаларында, Россия флоты өчен кораблар, суднолар төзүгә һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Рәсми өлеш ахырында мәртәбәле кунакларга яңа судно нигезләренә истәлек­ле такталар урнаштыру хокукы бирелде.
Шулай итеп, бай биографияле заводның 100 елдан артып киткән тарихында бүгенге вакыйга да зур урын алачак. Аларның Россия флотында нык бәяләнәчәге, үзенең комплекслылыгы, заманчалыгы белән аерылып торачагы һәм горурлыгы булачагы бүген үк билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев