Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өченче урын да сөенечле

Кышкы каникул көннәрендә Апаста яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча зонаара ярышлар булып узды. Анда Яшел Үзән көрәш мәктәбендә тәрбияләнүче яшь спортчылар актив катнашты.

Әлеге киеренке көрәштә 14 кешедән торган Яшел Үзән командасы Апас һәм Казан командаларыннан гына калышып, III урынга лаек булды. Бу начар нәтиҗә түгел. Чөнки бу ярышларда барлыгы 12 район катнашкан. Ә инде шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, ул түбәндәгечә: төрле авырлык категорияләре буенча Алмаз Әбделхәев, Булат Шәйхенуров, Рәмзис Заһидуллин (Күгәй) – I урында, Сәет Хәйруллин, Рөстәм Шәйхисламов, Муса Хәйруллин, Динар Сафин, Даут Гайнуллин (Яшел Үзән), Айдар Гыймаев (Осиново) – III урында. Бу батыр егетләрне  ярышка тренерлары Фирдүс Зәйнуллин һәм Алмаз Шәйхенуров әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь спортчылар милли көрәш

2
X