Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Оча торган күселәр”не үрчетмик!

Күгәрченнәр проблемасы белән хәзер без яхшы таныш. Шулай да, кайберәүләр бу кошларны ашатып, изге эш эшлибез дип уйлый. Ә башкаларга, нәтиҗәдә, шушы “оча торган күселәр” тудырган кыенлыкларга түзәргә туры килә.

Безнең шәһәр уртасындагы үзәк базар янында, мәсәлән, алар үрчегәннән үрчи. Аларга каршы чара күрүче дә юк. Чөнки кешеләр үзләре үрчетә. Олы-олы апаларның, бала арбасын тарткан аналарның күгәрчен төркеме уртасына басып икмәк ыргыта-ыргыта ашатуларын, яисә килограмм-килограмм ярма сибүләрен күреп шаккатасың. Ничек инде изгелек кылам дигән булып, үз-үзеңне, тирә-юньдәгеләрне һәм балаларыбызны шулай куркыныч астына куярга була. Өстәвенә, күгәрченнәр үрчегән урыннарда җәяү йөрү дә куркыныч, алар синең өстеңә оча, бәрелә, киемеңне пычрата һәм башкалар. Санап китсәң, уңайсызлыклардан башка уңайлыклар бөтенләй юк булып чыга.
Белеп торыгыз, бу канатлылар йогышлы авыруларның 90 төрен таратучы булып тора. Аларның күбесе һава-тамчы юлы белән кешегә йога. Ә сальмонеллез, токсоплазмоз, орнитоз, псевдотуберкулез һ.б. авыруларны алар йөртә. Шулай ук шәһәр күгәрчене күп кенә паразитларны да күчерүче булып тора. Ышанмасагыз – теләсә-кайсы табибтан яисә зоологтан сорагыз. Шуңа күрә, күгәрченнәр белән элемтәгә кермәвең хәерле. Ә инде аларның автомобильләрне, газоннарны пычратуы - аерым тема.

Шулай ук әлеге “оча торган күселәрнең” үз территорияләреннән күп кенә файдалы кошларны – чыпчык, песнәк, сыерчык һәм башкаларны да куып җибәрүе билгеле факт. Күп кенә "кирәкле" кошлардан аермалы буларак, күгәрченнәр агач яки яфраклардан корткычларны ашамаска, ә якын-тирәдәге помойкадан үзенә ризык табарга, газоннардагы үлән тамырын һәм орлыгын чүпләп, аны юкка чыгарырга мөмкин.

Шуңа күрә, күгәрченнәрне ашатыр алдыннан, башта аларның безгә һәм табигатькә күпме зыян китерүе турында уйлагыз. Ә хәзерге кебек коронавирус инфекциясе таралган вакытта бу тема аеруча актуаль! Сак булыйк! Ә күгәрченнәр, бездән башка да үзләренә ризыкны тиз таба. Бөтен чүп-чар контейнерлары, пычрак урыннар – аларныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев