Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оча-оча, бүләкләәәр оча...

Тагын бер бүләгебез, барбекюшница, Олы Яке якларына, яңа хуҗаларына юл тотты. Аны районыбызда танылган,

уңган-булган Шәрифҗановлар отты. Эшләре бик тыгыз булуына карамастан, безнең “Яшел Үзән”не укырга вакыт табалар икән әле, рәхмәт яугырлары! Эш белән шәһәргә килгән, терлекчелек белән шөгыльләнүче төпчек уллары Роберт кереп алды бүләкне.

-Әни бүләк алучылар исемлегендә фамилиябезне күреп бик шатланды, әлбәттә! Бәлки телефон отып куярмын әле, дип әйткән иде, барбекюшница өчен дә бик зур рәхмәтләрен төяп җибәрде, - ди Роберт.

Бер дә борчылмагыз, Асия апа, бәлки андый бәхет киләсе яртыеллыкка елмаер! Иң мөһиме безнең белән бергә булыгыз. Әлегә кадәр “Яшел Үзән”гә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев