Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч ел эчендә Татарстанда авылда яшәүче 6 мең 638 ана түләүләр алды

Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне авыл хатын-кызлары беренче һәм өченче бала туганда ала.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 мең 320 авыл хатын-кызы бер тапкыр түләнә торган акчаны: 1909е - беренче бала туганда, 411е - өченче бала туганда алган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда авыл җирлегендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде. Татарстан территориясендә кимендә өч ел даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр бирелә ", - дип искәртте министрлыкта.

 

Беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар 50 мең сум күләмендә түләүләр ала. Өченче һәм аннан соңгы балалар туганда, ана гаиләдә 100 мең сум күләмендә түләү ала. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 ноябренә кадәр бу түләүне авылларда яшәүче 6 мең 638 хатын-кыз алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев