Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч миллионга төшкән чәчәк бәйләме һәм бер тартма кәнфит

Ялганчыларга ышансаң, соңгы мөлкәтеңнән дә яздырырлар.

Хәзерге вакытта мошенниклар кешеләрне кәкре каенга терәтүнең төрле ысулларын уйлап таба. Кызганычка, күбебезәлегә аларның кармагына эләгә. Ышанычсыз заманда үзебезгә таныш булмаган кешеләргә документларны, акчаларны тапшырыр алдыннан туганнарыбыз яисә танышларыбыз белән киңәш-табыш итеп алу комачауламас. 

Менә, мәсәлән, күптән түгел генә булган тагынбер очракны искә төшереп узу кирәк.

Кеше хатасыннан сабак алырга өйрәник. Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлекчәсенә 86 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен Федераль суд приставлары хезмәте хезмәткәре дип таныштыра.

Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, аның фатирын явыз ниятле кешеләр сатып алырга маташа икән. Сатуны булдырмас өчен аны үзенә сатарга, кадастр номерын үзгәртергә кирәк, шуннан соң күчемсез милек яңадан пенсионерга тапшырылачак.

Куркуга бирелгән әби шалтыратучыга ышана һәм аның барлык шартларын үтәргә ризалаша. «Яхшы ниятле» шалтыратучы бу хатын-кызга күчемсез милек сату агентлыгын табарга ярдәм итә һәм риэлтор белән элемтәгә керү өчен номер бирә. Ике ай дәвамында бу беркатлы әби милкен 3 320 000 сумга сата. Берникадәр вакыттан соң аңа кабат аферист шалтырата һәм сатудан кергән акчаны курь ерга тапшырырга кирәклеген хәбәр итә. 

Шалтыратучы әбигә 20 мең сум акчасын үзенә калдырырга рөхсәт итә. Шул ук көнне аның янына акча алырга дип курьер килә, зыян күрүчегә чәчәкләр белән бер тартма конфет бүләк итә.

Бу факт буенча РФ ҖКның 159нчы маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев