Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әнвәр Нургалиев: «40 – 45 яшькә кадәр җырламыйча ничек түздең», – дип сорыйлар»

– Әнвәр, сине Башкортстанда бик популяр, диләр, Татарстанда исемең соңгы елларда гына ишетелә башлады.

– Минем эстрадага килүемә 18 ел булды. Дөрес, иртәрәк тә эшли башларга була иде. Уфа сәнгать училищесында укыганда ук, ә бу туксанынчы еллар, эстрадага чыгарга талпынып карадым. Әмма үз юнәлешем булмаганга, тамашачыны кызыксындыра алмадым. Укытучылар исә, ташлыйм дип икеләнеп калганда, эзләнергә, үзеңнекен табарга кирәк дип, мине юата килделәр. Алар сүзен тыңлап, опера юнә­лешендә укырга дип, сәнгать академиясенә дә кердем. Шунда укыганда без Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова белән «Ихлас» төркемен оештырдык. Ләкин бу төркем дә алдырып ки­тә алмады. Шуннан бизнес эшенә керештем. Янә сәхнәгә кайттым. Бу вакытта үземә нәрсә кирәген, тамашачыга нәрсә әй­тергә телә­гәнемне аңлый идем инде. Татарстанда еш сорыйлар: каян килеп чыктың син, 40 – 45 яшькә кадәр җырламыйча ничек түздең, дип. Үз өстемдә эшләдем, егетләр. Төр­ле чак­лар булды.
– Бүген «Соң дисең микән?», «Гомерләр бер генә» кебек җырларың популяр. Аларны ничек сайлыйсың?
– Җыр сайлаганда эчке си­зем­ләвемә таянам. Ул мине җил­кетсә, тамашачыны да җилкетә­чәк. Зифа Нагаева, Рөстәм Гыйз­зәтул­лин, Эльмира Җәләева бе­лән карашларыбыз туры килә. «Соң дисең микән?» – миңа атап язылган җыр түгел иде. Автор аны башка кешегә биргән, ә ул аны җырламаган. Ә мин беренче юлларыннан ук үзем­неке икәнен аңладым. Радиога ротация­гә дә бирмәгән идем, җыр интернет аша таралды. Артист өчен ике проблема бар: килеш­ле кием һәм яхшы җыр. Җыр да, кием кебек үк, үзеңә килешле булырга тиеш. Бөтен җыр да җырчыга бармый. Минем җыр­ларны ха­тын-кызлар ярата. Тама­шачы­ларым­ның 95 проценты – урта яшьтәге гүзәл затлар.
– Җырыңа, үзеңә гашыйк булган гүзәл ханымнар гаи­лә­ңә куркыныч тудырмыймы?
 – Гаиләм – минем өчен иң кадерлесе.  Бар булмышым алар өчен. Ирина белән биш ел йөр­дек, бер-беребезне белеп, аңлап, яратышып өйләнештек.  20 ел  бергә яшибез, ике бала үсте­рәбез.
– Мин үземне үзем күтәр­дем, дисең. Эстрадада хәзер яңа кү­ренеш – продюсерлык та күтә­релеп килә.
– Бездә әле җыр­чы белән продюсер мөнәсәбәтләре көй­ләнеп бет­мәгән. Шуңа күрә мондый мөнә­сәбәтләрнең ахыры хәерле тәмам­ланмаганнары да бар.  Чөнки, чыннан да, бу әле – яңа күренеш. Кем­гәдер ул кирәк, кемдер аннан башка да үзенә юл яра. Мин – үз- үземә хуҗа.
– Татарстанда – Тямаев, Башкортстанда – Нургалиев, диләр...
 – Гомумән, җырчы белән җыр­чыны чагыштыруны яратмыйм. Популярлык ягыннан әй­тәсез икән, дөрес, миңа халык йөри. Еш кына икешәр концерт бирәм. Иртәгә кеше килерме мине тыңларга, юкмы – анысын белмим.
– Бүген эстраданың төп проблемасы нинди?
– Җырлыйм дип кеше алдалау, ягъни фонограммага җыр­лау.  Концертымда андый юлга бармыйм. Программада берничә авыр җыр бар иде. 2-3 сәгать концерт биргәч, тавыш арый, шуңа күрә алардан баш тартырга туры килде. Аранжировкага кил­гәндә, мин монда сыйфат ягында. Музыка никадәр сыйфатлырак, җырлавы шулка­дәр җиңелрәк.
– Татарстанга ничә ел концерт куярга килергә куркып йөрдем, дип әйтәсең. Килдең, күрдең, концерт куйдың. Нинди фикердә кайтып киттең?
– Ничек кенә карама, эстрада сездә көчлерәк. Монда артистлар күп, көндәшлек бар. Ләкин Башкортстанда яшәүче татар­ларның үз өстенлекләре бар.  Татар эстрадасында моң икенчерәк планга калган икән. Баш­кортстанның татар эстрадасында алай түгел. Без­дә хәтта рок та милли үзен­чә­лекләрне бирә. Репертуарга башкорт халык җы­рын алырга дигән фикергә килдем. «Сибай» булырмы ул, «Азамат»­мы – белмим әле. Бу үземә үзем оештырган имтихан да булачак.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА.
«Ватаным Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев