Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нугайлар тарихыннан кайбер сәхифәләр

(Тарихи очерк). Нугай бәк. Сүзне үз исемен нугай этнонимында мәңгеләштереп калдырган Җүчи хан  оныгы Нугай бәктән башлап җибәрү мәслихәт булыр. Бу шөһрәтле шәхес әле Батый хан (1227-1256) исән чакта ук үзенә биләмәгә бүлеп бирелгән Дон белән Донец елгалары арасындагы далаларда күченеп йөргән төрки ( каңлы, угыз-кыпчак, болгар һ.б.) вә төркиләшкән мангул ( мангыт, найман һ.б.) кабиләләрен берләштереп, шулар белән идарә иткән. Кабиләләр арасында иң зур күпчелекне мангытлар тәшкил иткәнлектән, бу берләшмәне “Мангыт йорты” дип йөрткәннәр.

Бәркә хан( 1258-1266) заманында Нугай бәк  ун меңлек  атлы гаскәр (төмән) башында барлык кабиләләрен ияртеп Алтын Урданың көнбатыш тарафларына юнәлә. Ул анда атасы Мувалдан варислыкка күчкән Днепр белән Днестр елгалары арасындагы шактый киң вә бай биләмәләргә хуҗа була. Тора-бара ныгып алгач, ул Сарай хакимиятеннән бәйсез хәрби хәрәкәтләргә күчә. Византия биләмәләренә яу чаба, Константинопольне камап тора (1265), Балкан төбәген бөлгенлеккә төшерә(1270), Дунай буе болгар кенәзлекләрен (Видин,Тырново һ.б.) шулай ук Сербияне буйсындыра ( 1271-1278 еллар). Бер ук вакытта үзенең вассаллары булган рус кенәзлекләре белән Литвага (1274-1278), Польшага яулар оештыра.

 

Әлеге уңышлы яулар Нугай бәккә зур танылу китерә, аның йөгынтысы бермә-бер арта. Хәзер ул Сарай ханнарына баш бирмәү генә түгел, ә үзе теләгән ханзадәне тәхеткә утыртып, ярамый башласа – бәреп  төшереп яисә үтертеп – янә  үз кешесен хан итеп куярга хәленнән килгән көчле хөкемдарга әверелә.

Мисал өчен, 1280 елда Мәнгу хан кинәттән үлеп киткәч,  ул тәхеткә Тәдән Мәнгуны утырта. Ләкин бу хан йомшак вә ихтыярсыз булып  чыга һәм ул аны тәхеттән алып ташлый (1287), ә аның урынына утырткан Теләбуга ханны аралары бозылгач – үтертә(1291). Нугай бәк Теләбуга урынына Тыктай (Тәктагу) ны хан итеп билгели.

Бу вакытта Нугай бәк кул астына үзе алып килгән кабиләләрдән тыш, Днестр белән Дунай елгаларының түбән агымындыгы төбәкләрдә гомер итүче Молдавия волохлары, румыннар, болгарлар, шулай ук “бродниклар” дип аталган рус казаклары кергән. Ә инде үз биләмәләренә Кырымны да кушкач, аның карамагындагы  җирләр вә кавемнәр тагын да ишәя.(1)  Кыскасы, Нугай бәк. 1290 елларда Алтын Урданың  чын хакименә әверелә. Аның күтәрелүе аксөякләрдә, шулай ук Тыкта ханда ризасызлык тудыра. Яшь хан баштарак химаячәсенең киңәшләренә колак сала торган булса да, соңга таба идарәне үз кулына алу карарына килә. Бу инде ике арадагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына сәбәп була. Нәтиҗәдә, Тыктай хан белән Нугай бәк гаскәрләрен үзләре җитәкләп берничә мәртәбә очрашып, бик каты сугышлар. Ниһаять, соңгы бәрелештә Нугай бәк чирүе тар-мар ителә, ә бәк үзе һәлак була (1300).

Әлеге вакыйгадан соң Нугай бәкнең көнбатыштагы биләмәләре таркала, ә аның төп кабиләләре Идел – Җаек арасындагы далаларга кайтып урнаша.(2)

Нугай  бәкнең идарәсе шундый тирән эз калдыра ки, аның һәлакәтеннән соң Алтын Урда дәүләте үз эчендә күбрәк “ Нугай йорты” дип йөртелә башлый. (3)

  1. Идегәй мирза.

Нугай кавеменең тарихы дастаннарда дан җырланган мәшһүр Идегәй мирза (1352-1419) белән тыгыз бәйләнгән. (Аның батырлыгы, зирәклеге һ. б. уңай сыйфатлары нугай, татар, башкорт, төрекмән һ.б. төрки халыклар авыз иҗатында киң чагылыш таба). Идегәй мирза елъязмаларга нугай дәүләтчелегенең чишмә башында торучы оста оештыручы булып кына түгел, ә куәтле Алтын Урда мәмләкәте белән ике дистә ел идарә итеп килгән кодрәтле дәүләт җитәкчесе буларак та кереп калган.  Аның нәсел башы атасы ягыннан – гарәпләргә, ә анасы буенча – төркиләргә барып тоташа. Идегәй мирзаның атасы ягыннан борыңгы бабасы Мөхәммәт (с.г.в.) нең каен атасы Әбүбәкер Садыйк була.

(“Садыйк” – гарәпчә “хакыйкатькә тугры калган” дигән мәгънәне аңлата). Әбүбәкернең кызы Гайшә – Пәйгамбәребезнең хәләл җефете булганын беләбез. Мөхәммәт ( с.г.в.) фани дөньядан бакыйлыкка күчкәч, Әбүбәкер Пәйгамбәр урынына кала һәм гарәпләрдән беренче буларак хәлифә итеп сайлана.  (Хәлифә – дөньяви вә дини хакимияткә ия булган иң югары дәрәҗәле дин әһеле).

Идегәй мирзаның шәҗәрәсе Казан университетының татар тарихы профессоры Ибраһим Хәлфин тарафыннан 1822 елда татар телендә нәшер ителгән “Татар уку китабы” дигән хезмәттә бәян ителә.

Мәгълүм булганча, 1312 елда Алтын Урда тәхетенә Үзбәк хан утыра(1342 елда гүр иясе була). Ул Ислам динен таратыр өчен Сарайдан Мәккәгә дин белгечен чакырып үзенең ышанычлы кешесен җибәрә. Һәм күп тә үтми Үзбәк хан хозурына үзенең өч улын ияртеп Әбүбәкернең 14 нче буын нәселдәше танылган Чәчле Азиз ( татарлар аны Төксел Баба дип йөрткәннәр) килеп җитә. Төксел Баба бик күп төрки вә мангулларны Ислам диненә – тугры юлга бастырып, бурычын үтәгәч, олы һәм  уртанчы уллары белән кире Гәрәбстанга кайтып китә.

Идегәй мирза тамырларында төрки каны агуы белән бик горурланган, чөнки аның анасының нәсел башы изге зат – Хуҗа Әхмәт Ясавига барып тоташкан. ( Әхмәт Ясави – Ислам дөньясында танылган  суфый шагыйрь, төрки телдә иҗат иткән. 1166 елда фани дөньядан китә.) Идегәй шәҗәрәсенең бу тармагының дөреслеге нугайлар дастанында Идегәй улы Нуретдин авызыннан әйттерелә.

Төксел Баба  ике улы белән Мәккәгә кайтып киткәч, аның монда калган кече улы Тирмәк Үзбәк ханга хезмәткә күчә. Хан якты чырай күрсәтеп, аны  “ Мангыт Йорты” кабиләләре башлыгы итеп куя.

Менә шушы Үзбәк ханның ышанычын казанган ( атасы Төксел Баба аркасында дип уйлыйк) гарәп мөһәҗире Идегәй атасы Котлыкыяның бабасы була инде.  Котлыкыя  дошманнары  кулыннан корбан булгач      ( нугайлар дастанында бу фаҗигадә Туктамыш хан кулы уйнавы турында хәбәр ителә), атасы урынына “Мангыт йорты” кабиләләре башында Идегәй кала.(4) (тарихчыларның күпчелеге күрсәтүенчә, Котлыкыя ак мангыт ыруыннан булган. (5))

Идегәй мирза 1383 елда Туктамый хан кызына өйләнеп, ханның гурһаны (кияве) була, зур дәрәҗәләргә ирешә. Идегәйнең уңышлары ханны әйләндереп алган вәзир – возарада  хөсетлек хисе уята һәм алар Туктамыш ханга Идегәй тарафыннан куркыныч янавы хакында әләк ишеттерәләр. Ханның үченнән шикләнеп, Идегәй Сәмәрканд әмире Аксак Тимер янына качып китә (1388).

Киләчәктә Алтын Урда тәхетенә Чыңгыз хан нәселеннән булган Тимер Котлыкны утырту теләге белән яшь ханзадәне мөмкин булган хәвеф – хатәрдән саклап калу максатында Идегәй аны Сәмәркандка элегрәк озатып җибәргән булган.

Соңрак, 1391 елда  Идегәй мирза белән Тимер Котлык  Аксак Тимер тарафыннан Алтын Урдага каршы оештырылган яу  сәфәрендә  юл күрсәтүчеләр булып баралар, ә аннары Кондырча суы буенда халиткеч орышта Туктамыш хан чирүен тар – мар итүдә катнашалар. (6)

Аксак Тимер әлеге орыштан соң шактый сирәгәйгән гаскәрен тулыландырыр өчен  урдалыларның төрле якка таралган – сибелгән  яугирләрен җыеп, аларны Сәмәркандка озатырга боерык бирә. Моннан файдаланып, Идегәй белән Тимер Котлык  та өстәмә көчләр алып килү сылтавы белән үзләрен җибәрүне  сорап, Аксак Тимергә мөрәҗәгать итәләр. Боларга һәрвакыт ачык йөз күрсәтеп килгән бөек әмир риза була.

Алар шушы китүдән бүтән  әйләнеп кайтмыйлар инде.

Идегәй мирза ул юк чакта шактый таркауланган “Мангыт йорты” кабиләләренә яңа сулыш өрә. Аксак Тимер яуларыннан соң үзәк хакимиятнең  зәгыйфьләнүеннән файдаланып, биләмәрен киңәйтә һәм иң мөһиме – Алтын Урдадан аерылып чыгып, мөстәкыйль Мангыт олысы төзи.

Тора – бара ошбу башлангыч дәүләт берләшмәсеннән Идегәй балалары тарафыннан Идарә ителеп килгән мәшһүр Нугай Урдасы үсеп   чыга. (7)

*   *   *

Аксак Тимернең җимергеч яуларыннан соң, Алтын Урда җирләрендә бер – берсе белән  Һәрдаим низаглашып торган дүрт бәйсез дәүләт барлыкка килә. Сарай җимерекләрендә һәм аның әйләнә тирәсендә хан тәхетенә Аксак Тимер утырткан  Коерчык, Әстерханда һәм аның тирәләрендә тәхеткә Идегәй мирза ярдәме белән утырган Тимер Котлык, Кырымда шул тарафка китәргә мәҗбүр булган Туктамыш хан хакимлек итәләр. Ә Идел – Җаек – Эмба елгалары арасындагы Мангыт олысы биләмәләрендә әйткәнебезчә – Идегәй мирза ныгып урнаша.

Хәлбуки, мондый хәл озакка сузылмый. Аксак Тимернең икенче сәфәрендә (1395) катнашмаган Идегәй белән Тимер Котлык, зур тырышлык күрсәтеп, югары хакимиятне кулга төшерү хәстәрлеген күреп киләләр. Һәм тиздән алар максатларын гамәлгә ашырырдай хәрби хәрби көчләргә дә ия булалар. Башта Тимер Котлык Коерчыкка каршы чыга һәм аны Сарай тәхетеннән куып җибәрә. Ә аның биләмәләре яшь хан белән Идегәй кул астына күчә. Аннары алар бергәләп Туктамыш ханга каршы чыгалар(1396-1397еллар кышында) һәм аны да Литва короле Витаутас янына качып китәргә мәҗбүр итәләр.

Әлеге вакыйгалардан соң  Алтын Урда тәхетенә  Идегәй ярдәмендә Тимер Котлык утыра (1397).

1399 елның җәендә Тимер Котлык белән Идегәй мирза Туктамыш хан чирүе белән көчәйтелгән Витаутас гаскәрен тар – мар итәләр.  Әлеге җиңүдән Тимер  Котлыкның абруе бик нык үсә. Әллә шушы күтәрелү сәбәп булганмы, тик яшь хан шул ук 1399 елда кинәттән үлеп китә. Тимер Котлык исән чакта ук иң югары хәрби дәрәҗәгә – әмирләр  башлыгына – ия булган Идегәй мирза хан вафатыннан соң  биниһая зур дәүләт идарә итүне тулысынча үз кулына ала. (Әлбәттә, үзенең Мангыт олысын да онытмыйча). Белгәнебезчә, Чыңгыз хан нәселеннән булмаганга күрә, Идегәй мирза үзенә хан титулын ала алмый.  Шунлыктан ул тәхеткә Нугай бәк үрнәгендә хан нәселеннән чыккан ханзадәләрне генә утыртып, шулар исеменнән хакимлек итә башлый һәм алга таба 20 ел буена (1399-1419) дәүләт белән идарә итү дилбегәсен үз кулыннан ычкындырмый. (8)

1411 елда Идегәй мирза тәхеткә Тимер Котлык улы Тимерне (1411-1412) утырта. Тик яшь хан бик тә үз сүзле һәм нык холыклы булып чыга. Остазының күрсәтмә – киңәшләренә колак салу бер читтә торсын, киресенчә, ул мирзага түзә алмаслык шартлар тудыра.  Ахыр чиктә, Идегәй  ул – бу булмасын дип Сарайны ташлап китәргә мәҗбүр була. Ул сыену урыны итеп Хәрәземне (Үргәнеч) сайлый. Әмма  анда да озак тора алмый.  1414 елда Үргәнеч диварлары янында чирүе белән Сәмәрканд әмире Аксак Тимер улы Шаһрәх пәйда булгач, Идегәйгә бу ныгытманы калдырып китүдән башка чара калмый. Бу юлы ул Сарайга түгел, ә Сарайчыкка кайтып китә.

1419 елда Идел – Җаек  арасына ,  ягъни, Идегәйнең төп биләмәләренә Туктамыш ханның төпчек улы Кадыйр Бирде үтеп керә. Инде олыгайган мирза ( аңа бу чакта 67 яшь була) Сарай тәхетен дәгъвалаучы ханзадәгә каршы чыга. Бик каты орыш була. Канлы бәрелештә дошманнарның икесе дә һәлак була, ә гаскәрләре төрлесе – төрле якка таралып качып китә.(9) Дастанда әйтелгәнчә:

Иртә булды, кич булды,

Калын сугыш – эш булды.

Көн тотылып чаң булды,

Ике чирү бер килеп,

Ике Иделнең арасы

Икесенә тар булды...

Тапталып яткан үлекнең

Исәбе – саны булмады... (10)

3. Нугай дәүләтчелеге.

Идегәйнең олы улы Нуретдин атасының Аксак Тимергә хезмәт итеп тә, тиешле бәяне алмавыннан канәгать булмый. Шуның  аркасында  ата – ул арасында озак елларга сузылган киеренкелек хөкем сөргән.  Шул сәбәпле булса кирәк, Идегәй мирза һәлак булганнан соң, аның васыяте буенча Мангыт олысы башында тиеш булган олы улы түгел, ә күп ир балаларыннан берсе – Газый исемлесе кала. Урта куллы Газыйны сәләтлеНуретдин алмаштыра. Нуретдин дастанда оста сәргаскәр буларак  тасвирлана. Аның гомере канлы үч алу теләге белән янып йөргән Туктамыш ханның бер оныгы тарафыннан киселә(1422). Чынлап та, 1406 елның кышында Көнбатыш Себер урманнарында яшеренеп яткан Туктамыш ханны үтерүдә Нуретдиннең катнашканлыгы да билгеле.

Нуретдиннән соң аның урынын улы Оказ ( яки Аказ) били.                 (Идегәйнәң атасы Котлыкыяның ак мангыт ыруыннан чыкканлыгын бәян иткән идек. Ә бу кабиләнең тамгасы (герб) ак каз булган. Шуңа күрә, Окказның исемең Акказ дисәк дөресрәк булыр, мөгаен. – Г.Г.) (11)

 Акказ үзен бик булдыклы башлык итеп күрсәтә. Ул атасыннан соң кабиләләр арасында йомшара башлаган элемтәләрне яңадан торгызып, биләмәләрне киңәйтеп бу башлангыч дәүләт берләшмәсен чын мәгънәдә бәйсез дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә. Акказ заманыннан алып Мангыт олысын ”Нугай Урдасы” ( “Нугайлы”) дип йөртә башлыйлар (1430). 

Акказ шулай ук канлы үч алу корбаны була.( 1447 еллар тирәсе). 1440 елларда, ягъни Акказ идарәсе вакытында, Нугай Урдасы Көнчыгышта Иртеш елгасыннан алып, көнбатышта Иделгә кадәр һәм төньякта Чулман (Кама) буйларыннан башлап, көньякта Сыр – Дәрьяга кадәр җәелгән биләмәләрне үз эченә алган гаять зур дәүләт була.

Пайтәхете – Җаек  елгасының түбән агымында урнашкан Сарайчык каласы.

Нугай урдасы “Олыс” дип аталган берәмлекләргә бүленгән. Һәр олыс белән мирза идарә иткән.

Нугайлы дәүләтенең иң зур һәм бердәнбер хөкемдары бәк ( “бәй”, “би”) исемен йөрткән. Нугай Урдасында дәрәҗәсе ягыннан икенче кеше “Нурадин”  ( “Нуретдин”) исеме белән аталган. Ул Идел Буенда күченеп йөргән кабиләләр белән идарә иткән. Нурадин бер үк вакытта бәкнең кече идарәдәше һәм тәхет варисы булган. Өченче дәрәҗәдәге түрә “Кәйкуват” исемен йөрткән. Аның карамагына  Җаек – Эмба  елгалары арасында күченеп йөргән кабиләләр кергән. Ниһаять, дәрәҗә баскычында дүртенче урын тоткан түрә “Тайбуга” дип аталган. Ул даими рәвештә бәк хозурында торган.

Нугай бәге киңәшләшү өчен “Карадуван“ дип йөртелгән диван (киңәш мәҗлесе) җыйган. Бу диван, гадәттә, Сарайчык каласында үткәрелгән. Мәҗлеснең рәисе “Карадуван Турган” исемен йөрткән. Карадуван утырышларында дәүләт эшлекләре, гаскәр башлыклары, дин әһелләре, казыйлар ( Ислам динендә – хөкем эшләре белән шөгыльләнүче дин әһеле) катнашкан. Алар дәүләт тормышын тикшергән, сугыш һәм солых мәсьәләләрен караган, кануннар чыгарган һәм аларны гамәлгә ашыруга күзәтчелек иткән. Карадуванда шулай ук Нугай  дәүләтенең тышкы сәясәте билгеләнгән, чит ил илчеләре кабул ителгән. Диванда кабул ителгән карарлар бәк тарафыннан расланган.

Моннан башка нугайларда Зур мәҗлес – “Корныш” уздырылган. Корнышта рәислекне бәк  үзе башкарган. Бу Зур мәҗлескә морзалар, карачылар кебек дәүләтнең олы дәрәҗәле түрәләре җыйнала торган булган. Җирле идарәне морзалар ( мирзалар белән бутамаска. – Г.Г.) алып барган.

Нугай Урдасы башка илләр белән сәяси һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра. Мәскәү дәүләте, Төркия, Литва һ.б. дәүләтләр белән төзелгән бу элемтәләр нугай сәүдәгәрләре өчен бик файдалы була.(12)

Нугайлар күчмә көтүлекле терлекчелек: сарык, кәҗә, мөгезле эре терлек, ат дөя үрчетү белән шөгыльләнгән.

Бу хайваннар күчмә нугайның төп байлыгы булып саналган.Шулай ук кош – корт (тавык, каз, үрдәк) асрау, балык тоту, ауга йөрү кебек кәсепләрне дә атарга кирәктер. Болардан тыш, йорт тирәләрендәге җирләрдә күпмедер тары, бодай, солы ише бөртекле культуралар чәчкәннәр, җиләк – җимеш, кавын – карбыз үстергәннәр. (13)

Нугайларның төп табышы атлар белән сәүдә итүдә булган. Әлеге үтә чыдамлы һәм талымсыз дала атлары карап торырга шактый күренексез булсалар да, аларның хәрби походлар һәм бәрелешләр өчен махсус булдырылган токым икәнен белгәнгә күрә, русларда зур ихтыяҗ тудырган. Морзалар Мәскәү ярминкәсендә генә һәр елны 40-50 шәр мең баш ат сатып, баеп кайта торган булган.(14)

Шундый ук зур ярминкәләр башка урыннарда да оештырылган. Әйтик,  Пензадан ерак түгел Сура елгасының уңъяк ярындагы болыннарда һәр елны зур-зур ярминкәләр үткәрелгән.  Нугайлар монда күп мең санлы елкы көтүләре куып китереп, җәй буе сату иткәннәр. (15)

*   *   *

         Акказдан соң Нугай Урдасы белән бер – бер артлы аның уллары: Муса (1502), Ямгурчы, Арыслан (1509) идарә итә. Арыслан үлгәч, Мусаның күп санлы балалары арасында хакимият өчен көрәш башлана. (Белешмә сыйфатында:  Муса бәкнең 5 бичәсеннән  40 баласы булган). Нәтиҗәдә хакимлекне араларыннан берсе – Сәед   Әхмәт дигәне (1521-1548) кулга төшерә, ә аңардан соң тәхеткә бертуганнар: Шәех Мамай (1548 – 1549),аннары Йосыф мирза (1549-1554) ия була. (16)

         1554 елда Мәскәүгә каршы сәясәт алып барган Йосыф бәкне Явыз Иван котыртуы буенча энесе Исмәгыйль үтерә һәм шул рәвешчә тәхетне кулга төшерә. Тик  ул озак хакимлек итә алмый. Әстерхан ханы Дәрвиш ярдәме белән Йосыф бәк балалары тәхетне кире кайтара. Исмәгыйль исә гаиләсе белән Сарайчыкны ташлап, Мәскәүгә химаячесе янына качып китәргә мәҗбүр була.

         Бөек кенәз Исмәгыйльгә хәрби ярдәм күрсәтә: рус гаскәре килеп Йосыф бәк  улы Юнысны тәхеттән төшерә, яңадан Исмәгыйльне утырта(1555). Юныс нуретдин (тәхет варисы) титулын кабул итеп, үзенең   Иделнең түбән агымындагы биләмәләренә кайтып китә. (17)

       Исмәгыйльнең кылган гамәлләре татар – нугай дөньясына бик кыйммәткә төшә. Менә кайбер мисаллар.

         1552 елның август – сентябрь айларында Казан рус гаскәрләре тарафыннан камалышта торганда, Ядегәр хан Сөембикәнең атасы Йосыф бәк белән Төркия солтаны Сөләйман I Канунигә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.Йосыф бәкнең кул астында ат һәм дөяләрдә хәрәкәт итәрлек 120 мең сыбайлы булуына һәм ярдәмгә барырга әзер торуларына карамастан, Исмәгыйльнең каршылыгы аркасында бу гаскәр Казанга булышлык  күрсәтергә җибәрелмичә кала.

         Хәтта солтанның Исмәгыйльне Мәскәүгә каршы яу белән барырга күндерергә тырышуы да(камауны туктату максатында) бушка була, гәрчә Сөләйман I аңа бүләк итеп биләмәгә Азак (Азов) каласын һәм аның  әйләнә  - тирәсендәге  җирләрне бүлеп бирергә вәгъдә итсә дә. (18)

         Солтанның үзенә килгәндә исә, Европаның көньяк – көнчыгышында яулап алу сугышлары алып  барганга, аннары Кырым ханлыгында тәртипсезлекләр башлану сәбәпле, аның Мәскәү өстенә барырга тәвәккәллеге җитмәгән, күрәсең.

         1553 елда Исмәгыйль мирза Әстерхан тәхетеннән Йосыф бәкнең аркадашы Ямгурчы ханны бәреп төшереп, аның урынына туганы Дәрвишне утыртырга тели.  Тик моның өчен аның коралы җитми. Һәм менә ул Казанны алганда русларга теләктәшлек белдереп, аларга комачаулык итмәвен искә төшереп, Иван IV дән суднолар һәм туплар белән ярдәм итүне сорый. Тегесе Исмәгыйльнең үтенечен канәгатьләндерергә  ризалык бирә, тик бер шарт белән: әгәр дә ул абыйсы Йосыф бәккә  каршы сугыш ачса. Исмәгыйль бу таләп белән килешә.

         1554 елда Явыз Иван утлы корал (мушкетлар) белән коралланып 39 меңлек рус гаскәрен туплар белән тәэмин ителгән корабларга утыртып Дәрвиш белән Идел буйлап Әстерхан өстенә җибәрә. Үзара үтереш сугышы (Ямгурчы белән Дәрвиш туганнар – Олы Урда ханы Әхмәтнең оныгы балалары) Ямгурчының җиңелүе белән тәмамлана. Аның бәхетсезлеккә очравында фәкать Исмәгыйль гаепле: ул үзенең атлы гаскәре белән өч атна буена Йосыф бәкнең (абыйсының) хәрәкәтен тоткарлап, Ямгурчы ханга ярдәмгә килергә ирек бирмичә, аның чирүе каршында торган. (19)

         Алдагы вакыйгалар күрсәткәнчә, моның белән генә эш бетмәгән. 1556 елның кышында Исмәгыйль бәк янә Явыз Иванга мөрәҗәгать итә. Бу юлы ул әле күптән түгел генә тәхеткә утырырга үзе булышлык  күрсәткән Дәрвиш ханны Йосыф бәк балалары белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калуда гаепләп, тәхеттән төшерүне сорый.

         Күп тә үтми Явыз Иван гаскәре килеп җитә. Руслар Дәрвиш ханның Идел тамагындагы судноларын яндырып, әллә ни зур булмаган чирүен туздыра һәм Әстерханны яулап ала (1556). Әле моннан соң да Дәрвиш хан берникадәр вакыт азатлык көрәше алып бара,әмма уңышка ирешә алмый.  Соңыннан төрекләр кул астындагы Азак каласында  кереп бикләнә.  Ханлыкның тулысынча яулап алынуына шик калмагач, Мәккәгә китеп бара(1558). (20)

         Күренә ки, Казан вә Әстерхан ханлыкларының һәлакәтендә Исмәгыйльнең роле гаять зур. Шуңа күрә татар тарихында ул юкка гына Шаһгали белән бер дәрәҗәдәге сатлык җан булып кереп калмагандыр.

4.Нугай Урдасының таркалуы.

       Исмәгыйль бәкнең Мәскәүгә тугрылыгы, Казан вә Әстерхан ханлыкларын бәлада калдыруы, бертуган агасын үтереп тәхеткә утыруы, аның балаларын эзәрлекләве һ.б. әшәкелекләре олыс  башлыклары – мирзалардан алып гади күчмәләргә хәтле – барысынада да – зур канәгатьсезлек тудырып, гомуми т отрыксызлыкка сәбәп була.  Таркалу процесслары башлана (1550 елларда) .

         Дәүләтнең таркалуы Шәех Мамай (Исмәгыйльнең  абыйсы) балаларыннан башланып китә. Аның алты улы төп Урдадан аерылып чыгып, үз кешеләре белән Җаек (Урал) – Эмба елгалары арасындагы далаларга күчеп китә һәм шул җирләрдә мөстәкыйль “Алты ул” дигән урдага нигез сала. 

Аннары Сәед Әхмәтнең оныгы Казый мирза (? – 1577) Азак (Азов) диңгезе белән Төньяк Кавказдагы Кабарда төбәге арасында күченеп йөрүче Кече Нугай Урдасын (Казый олысы) оештыра.  Бүленүдән калган өлеш   Зур Нугай Урдасы дип йөртелә башлый . Аның биләмәләре көнбатыштан – Иделнең сул яры иңкүлеге ( әлеге җирләр Нугай ягы яки Нугай чиге дип аталган); төньяк – көнчыгыштан – Иртеш елгасы кушылдыклары( Тубыл, Ишим), шулай ук Иртешнең югары агымы төбәге ( монда ул Себер ханлыгына терәлеп торган);  көнчыгыштан – Эмба елгасыннан алып Арал  диңгезенә, Сыр – Дәрьяның түбән агымына; ә көньяктан – Хәзәр (Каспий) диңгезенең төньягына, шулай ук Сулак һәм Терек елгаларының түбән  агымындагы җирләргә хәтле сузылган. (21)

         Әстерхан ханлыгына каршы алып барылган хәрби кампания вакытында Иван IV басымы астында Исмәгыйль бәк  ике арадагы  “дуслык һәм хезмәттәшлек” килешүенә кул куя (1557). Тулысынча буйсынуга нигезләнгән әлеге килешү Зур Нугай Урдасын Мәскәүдән бәйле (вассал) дәүләт дәрәҗәсенә төшерә. (22)

         Тәхеткә хыянәт юлы белән утырган Исмәгыйль бәк үч алудан, тәхетне кулдан ычкындырудан  куркып  шикле дип уйлаган туганнарын  берәр уйдырма йомыш белән Мәскәүгә ( алдан сөйләшеп, кире кайтармауларын сорап) җибәрә торган булган.

         1561 елда Мәскәүдә нәкъ шул юл белән озатылган бертуганнары һәм 70 яраны белән Туктар Кутумов дигән мирза пәйда була.  Ахырда ул кайтып китә алмыйча, рус җирләрендә төпләнеп кала. (23)

         Көндәшләреннән котылуның тагын бер юлы, ул да булса, аларны рус патшасына хәрби ярдәм сыйфатында Ливония сугышына олактыру.  (Бу сугыш 1558-1583 елларда Иван IV тарафыннан Балтыйк диңгезенә чыгар өчен  Ливон ордены, Польша һәм Швеция белән алып барылан. Мәскәүнең җиңелүе белән тәмамлана.)

         Исмәгыйль  бәк  тарафыннан әлеге сугышка озатылган “ышанычсыз” дип саналган Ибак, Бикбулат вә башка морзаларның 1559-1564 еллпрда Смоленск һәм Полоцк  походларында рус гаскәрләре белән җитәкчелек итүе билгеле.(24)

     1558 елда  нугай далаларында бик каты корылык була. Ачлыктан, үләт зәхмәтеннән биниһая күп кеше һәм хайван кырыла. Күчмәннәр  дәррау кузгалып хәтәр урыннарны  ташлап китә башлыйлар. Зур-зур кәрваннар ерак юлга кузгала. Аларның бер өлеше Төньяк Кавказ, Кубан якларына (Казый  олысы биләмәләренә), Урта Азиягә ( Хәрәзем вә Бохарага) юл тотса, калганнары Сыр - Дәрья  тирәләрендә кыргызлар, Чулман (Кама) буйларында, Казан артында гомер сөргән төрки – татарлар  җирләренә килеп чыгалар...

         Күчеп килүчеләр тора - бара җирле халык белән аралашып, туганлашып ( катнаш никахлар һ.б.)  үз йөзләрен тәмам югалталар, алар арасында эреп – югалып, әлеге кавемнәрнең этнос буларак оешуында катнашалар.

         Мисал өчен, күчеп килгән нугайларның   төрки – татарлар белән бәйләнешенә күз салыйк. Чыганаклар  Казан артына килеп урнашкан нугайларның инде  XVI  гасырның  икенче яртысында ук, (ягъни мәсәлән,  без сүз алып барган заманнарда) бу төбәктәге төрки – татарлар белән  кушылып бетүе хакында бәян итә.  Бу чорга караган рус  чыганаклары нугайларны, кавем буларак, төп төрки – татар массасыннан аермый диярлек. Әлеге факт, үз чиратында, бу заманда татарларның этнос буларак оешып җитүен раслый. Нугайларның  төрки – татарлар  белән шактый тиз арада кушылып бетүе, дөресрәге , эреп югалуы                         (ассимиляция) бердән, үзара  тел, матди, рухи, мәдәният якынлыгы аша билгеләнсә, икенчедән, аларның бу чорда аерым этнос булып оешып җитмәүләренә дә ( тарихи үсешнең түбәнрәк баскычында торуына да) бәйледер. (25) Сөйләгәннәр нугайлар күчеп утырган башка төбәкләргә дә хас гомуми күренеш булган.

         Күченү процесслары алдагы елларда да дәвам итә. Бу юлы күчмәннәр башлыча Кырымга, ә беркадәре рус җирләренә юнәләләр.  Куллары канга буялган Исмәгыйль  бәккә буйсынырга, яки аның белән Йосыф бәк балалары арасындагы бәрелешләрдә катнашырга теләмәгәннәр авыр һәм ерак юлга кузгала.

Идел кичүләрендә уңъяк  ярга (ягъни Кырым тарафына) чыгар өчен торган саен күбрәк кәрван, тирмә, терлек  көтүләре килеп туплана.  Көймәләр, паромнар бу ташкынны елга аркылы чыгарып өлгерә алмый. Исмәгыйль бәк ничек тырышса да, дәүләтне зәгыйфьләндерүче күченү шаукымын туктатырга гаҗиз була.  Ә инде Кырымга үз балалары Тиңбай  белән Котлыбай да китеп баргач, хафага төшкән Исмәгыйль бәк ашыгыч рәвештә ярдәм сорап янә рус патшасына мөрәҗәгать итә. Ул аңардан халыкны Идел аша чыгармас өчен өч төп кичү урыннарында, аерым алганда, Иделнең Донга  иң  якын төшендә, Самара елгасы тамагында  һәм , ниһаять , Иделнең сул кушылдыгы Зур Иргиз елгасы тамагында йә кораллы сак куюны, яисә ныгытмалар салуны сорый. Хәлбуки, Сарайчыктагы хакимлек өчен барган тартыштан хәбәрдар булган Иван IV “дусты”ның гозерен үтәргә бик ашыкмый. Ә  шул арада чирек гасырга сузылган, болай да хәерче рус җирләрен тәмам бөлгенлеккә төшергән Ливония  сугышы башланып китә. Шунлыктан патшада ныгытмалар төзү кайгысы булмый инде. Һәм нугайларның таралуы дәвам итә.(26)

         Нугайларның Иделдәге кичү урыннары белән беррәттән  Чулманның түбән агымында хәзерге Мурзиха белән Саескан тавы арасында бар көченә тагын бер кичүе эшләп килгән. ( Бу кичү соңгы вакытка кадәр, анда күпер салынганчы гамәлдә булды. – Г.Г.). Мәскәү хөкүмәте яңа яулап алынган Казан ханлыгы җирләрен, бер үк вакытта кичүдән нибары 70 чакрым ераклыкта гына урнашкан Казанны  әледән – әле кабатланып торган татар – нугай һөҗүмнәреннән саклар өчен Лаеш ныгытмасына нигез сала (1557). (27)

         Мәҗбүриләп җибәрүдән тыш, Мәскәүгә үз иреге белән китүчеләр дә, аеруча  югары катлау арасында (әйтик, олыс, кабилә башлыклары, башка аксөякләр) байтак була. Алар үзләренең кораллы атлы  төркемнәре белән Иван IV  хозурына хәрби хезмәткә ялланырга дип киләләр. Әлбәттә инде. Ливония сугышы барганда хәрби ярдәм буларак, патша аларны колач җәеп каршы ала.

         Иван IV Зур Нугай Урдасыннан күчеп килүчеләргә Идел буендагы Романов шәһәрчегендә ( хәзер Ярославль  өлкәсендә Тутаев  шәһәре) урнашырга рөхсәт бирә.

         XVII гасыр  урталарында патша аларны тугандаш халык – татарлар янына Чистай тирәсенә (хәзерге Иске Ромашкино авылы) күчереп утырта. Бу нугайлар  заманында нәзек йонлы роман токымы  сарыклары белән дә казанган. (Күпләр әле хәзер дә романов кыска туннарын (“романовские полушубки”) хәтерлидер).(28)

*   *   *

         Исмәгыйль бәк 1563 елда дөнья куя. Үлем түшәгендә ятканда ул балаларыннан үч алудан куркып, аларны  Иван IV гә ышандырып калдыра. Патшадан балаларын үз канат астына алуын, идарәгә җир биләмәләре бүлеп бирүне сорый.

Исмәгыйльдән соң тәхеткә аның икенче улы йомшак  холыклы Динәхмәт утыра. Динәхмәтнең күтәрелүендә Мәскәү кулы уйнавы ихтимал. Ни өчен дигәндә, нуретдин ( тәхет варисы) буларак хакимлек Йосыф бәкнең олы улы Юныска күчәргә тиеш була.  Динәхмәт атасы сәясәтен дәвам итә. Шуның бер мисалы: Иван IV нең үтенечен канәгатьләндерү йөзеннән ул Швециягә каршы бик шәп коралланган менә дигән 1500 нугай җайдагын җибәрә. (29)

Хакимияттән читләштерелгән Юныс энеләре Ибраһим һәм Әл белән 1564 елда Мәскәүгә рус патшасына хезмәткә күчеп килә. Иван IV аларга зур суммада акча түли башлый. Менә шушы бертуган морзаларның иң кечесеннән, ягъни Әл морзадан (? – 1611) Россиядә данлыклы кенәз Йосыповлар нәселе башланып китә. 1670 елда алар христиан динен кабул итәләр.

Әлеге нәселнең соңгы вәкиле патша Николай II  нең туганы кызына өйләнгән Феликс Йосыпов (1887 – 1967, Париж) патша сараенда үз кешесе булган атаклы авантюрист Григорий Распутинны үтерүдә катнаша (әле җаны чыгып бетмәгән сарай гүзәл затлары артыннан сөйрәлүче юньсез монахны Нева суы бәкесенә ташлыйлар) (1916). (30)

... Динәхмәт үлгәч (1578), тәхеткә Исмәгыйльнең өченче улы гайрәтле Ырыс утыра. Атасыннан һәм агасыннан аермалы буларак, ул Мәскәүгә дошман мөнәсәбәттә була. Нугай аксөякләренең байтагы русларга каршы сугышырга теләмәсә дә, Ырыс бәк Кырым ханлыгы һәм Казый олысы гаскәрләре белән берлектә 1581 елда руслар өстенә  яу чаба.  Бик күп хуҗалыкларны бөлгенлеккә төшереп, меңләгән тоткын алып, чирү кире борыла. Моңа җавап итеп Иван IV нугайларга каршы бихисап баштанаяк коралланган казакларны җибәрә. Казаклар килеп Сарайчыкны яндыра, Мөселман зиратларында кабер ташларын йолкып ташлап, башка вәхшилекләр кылып “үч ала” (1586).

   Гәрчә Ырыс бәк көчле хөкемдар булып саналса да ( мәсәлән, ул идарә иткәндә Бохара әмире Сарайчыкка ясак түләп торган), руслар 1586 елда нугай җирләрендә: Идел буенда Самара, Агыйделдә Уфа кебек үтә мөһим ныгытмаларны төзегәндә аларга комачауларга  сәләтсез булып чыга.

Ырыс бәк 1590 елда кинәт үлеп китә. Аңардан соң хакимиятне мирас итеп Динәхмәтнең Урмамәт белән Тиңмамәт исемле олы уллары ала. Тыныч холыклы булганга, алар идарәсенә караган вакытка  бернинди гадәттән тыш хәлләр теркәлеп калмаган.

Хәлбуки, 1600 елда тәхеткә боларның энесе,  Динәхмәтнең дүртенче улы Иштирәк морза утыргач, хәлләр кискен үзгәрә. Югары катлау арасында хакимият өчен янәдән тартыш башлана. Бу юлы кораллы бәрелеш  Исмәгыйльнең кече улы Тиңбай һәм Ырыс бәк балалары белән Динәхмәт нәселе арасында килеп чыга. Үзара үтерешүне игътибар белән күзәтеп торган Әстерхан губернаторы низагны тирәнәйтү һәм киңәйтү максатында йә бер якка, яисә икенчесенә хәрби ярдәм күрсәтеп, дөрләп янган учакка утынны өстәп тора...

1604 елның 13 октябрендә Ялган Дмитрий I Россия чикләренә үтеп керә.

Татардан чыккан патша Борис Годунов Польшага каршы сугышта нугайларны да җәлеп итү максатында үзенең туганы окольничий ( югары дәрәҗәле бояр) Симеон Годуновны шул хакта сөйләшүләр алып барыр өчен Иштирәк бәк янына җибәрә.  Менә шушы бояр Әстерханда  Борис Годунов исеменнән Иштирәк бәк белән Ырыс бәк балалрын җитәкләгән Яңарасланны килештерә. Годуновлар  Иштирәкне Польшаның “бихисап байлыкларын” алу өчен 60 меңлек атлы гаскәр куярга күндерергә тырыша. Әмма 1605 елда Ялган Дмитрий I нең рус тәхетенә утыруы алдыннан  хәзер инде  татулашкан  Иштирәк, Яңараслан һәм Тиңбай улы  Канай морзаларның “ яңа рус  патшасын” танырга теләүләрен белдереп кенә калмыйча, хәтта аңа хәрби ярдәм итәргә теләүләре нугай җитәкчеләренең Мәскәүгә ышанмавын  белдерә. Тик  Дмитрий I  тәкъдим ителгән ярдәмнән баш тарта, чөнки ул мөселман гаскәрен үзенең  ышанычсыз   христиан подданыйларына каршы кулланудан курка.

Ни генә булмасын, шулай да 1608 еллар тирәсендә Иштирәк бәк низаг вакытында  бүлгәләнеп беткән Зур Нугай Урдасы яңадан бәйсез дәүләт  сыйфатында торгызуга ирешә.  Үзенең мәркәзе Сарайчыкта ачыктан – ачык төрек солтанын, Кырым ханын, Бохара әмирен һ.б.  дәүләт башлыкларын кабул итә. (31)

Әмма бу бәйсезлек озакка бармый. 1617 елда ук Иштирәк бәк күпчелек атлы гаскәрне үз йогынтысында тоткан Урмамәт улы Килмамәт морза ризалыгы белән ( әйткәнебезчә, 1552 елда атлы гаскәр Исмәгыйль кул астында булып, аның ризалыгыннан башка Казанга ярдәм җибәреп булмаган) Михаил Романовка мөрәҗәгать итеп ,  билгеле бер күләмдә “ хезмәт хакы” бәрабәренә яңадан аның вассалы булырга теләк белдерә.   Ул бу акчаны Әстерхан губернаторы аша түгел, ә турыдан – туры үзенә тапшыруны шарт итеп куя. ( Ягъни мәсәлән, нәкъ бүгенгечә, арадашчысыз гына. – Г.Г.).  Бер үк вакытта ул патшадан  бичәләренә, кызларына кара мехтан тегелгән кыйммәтле туннар, үзе һәм яраннары өчен мех бүрекләр, тирмәләрне җылытырга ташкүмер, үзенең тән сакчыларына 300 калкан, шулай ук 300 табак  кәгазь җибәрүне сорый. Гомумән алганда, Иштирәк бәк Россиядән ел саен патшаның Кырым ханына җибәрә торган “ күчтәнәчләреннән” дә кимрәк булмаган “бүләкләргә” өмет баглый.

1619 елда Иштирәк бәк тәхет варисы Шайтирәк морза белән икесе дә берьюлы серле рәвештә үлеп китәләр . Һәм мондый очракларда һәрвакыт диярлек кабатлана торган хакимият өчен тартыш кабынып китә. Низаг Урмамәт нәселе белән Иштирәк балалары арасында куба. Ә инде ике арага руслар да килеп кысылгач, әлеге эчке чуалыш  аеруча кискен төс ала.

Эш шунда ки, руслар нугайларны җитәкчесез калдырып, тәмам таркатып бетерү өчен яңа бәкнең тәхеткә утыруын теләмиләр. Шуңа күрә, алар Урмамәт нәселенә хәрби ярдәм күрсәтеп, Иштирәкнең яңа тәхет варисына хакимияткә килергә ирек бирмиләр. Ахырда Иштирәк балалары руслар белән  урмамәтлеләр басымы астында кабиләләре белән Эмба елгасы тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр булалар.

1623 елда патша Михаил Романов Польшага каршы сугышта ярдәм күрсәтү шарты куеп, Тиңбай улы Канай морзаны ( Исмәгыйль оныгы) нугайларның бәге, ә Кара Килмамәт морзаны тәхет варисы (нуретдин) итеп билгели. (Канай бәк патша таләбен үти – Польшага каршы көчле атлы гаскәр җибәрә).

Гамәлдә исә нугайлар арасында нык тынычлык барыбер булмый. Мисал өчен, Мәскәү тәкъдиме буенча Канай бәк калмыклар белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга тели. Тик бу омтылыш шундый зур каршылыкка очрый ки, хәлләр кораллы бәрелешкә кадәр барып җитә. Канай бәк белән аның сәясәтен хупламаган Кара Килмамәт арасындагы зур сугышны Әстерхан губернаторы гына булдырмыйча кала.(32)  (Гомуми вазгыятьне күздә тотып булса кирәк).

1630 елда көнчыгыштан калмыкларның пәйда булуы Эмба елгасы буенда көн күрүче кабиләләрне ( шул исәптән бу тарафларга күптән түгел килеп урнашкан Тиңмамәт белән Иштирәк бәк балалрын да кертеп) кыен хәлгә куеп, аларны Иделгә якынрак күченергә мәҗбүр итә. 

Ә кайбер кабиләләр тагын да ераграк, Кубан елгасы буйларына – Кырым ханлыгы биләмәләренә хәтле барып җитә.

Калмыкларның 1634 елдагы хәрәкәте  тагын да күңелсезрәк нәтиҗәләргә китерә. Алар бу юлы төп биләмәләрне тәшкил иткән Түбән Идел – Җаек  арасына үтеп керә. Күченеп китүләрдән, үзара низаглардан халкы сирәгәйгән Зур Нугай Урдасы калмыкларның һөҗүменә каршы тора алмый һәм җиңелеп Иделнең уңъяк ярына чигенә. Монда аларның бер өлеше юлларына аркылы төшкән дон казакларының каршылыгын сындырып көнбатышка хәрәкәт итә һәм Донны кичеп, Кырым ханлыгы белән берләшә.  Ә икенче төркем Иделне аркылы чыккач, көньяккарак юнәлә һәм Кече Нугай Урдасына (Казый олысы) килеп кушыла. (Донның түбән агымы, Азак буйлары). (33)

Көнчыгыштан күчеп килүче кабиләләр исәбенә Кече Нугай Урдасының көчәюен булдырмас өчен Мәскәү Казый олысы өстенә кенәз П.И. Волконский җитәкчелегендә шактый зур гаскәр җибәрә. Боларга ярдәмгә дон казаклары, аннары патша әмерен үтәп, үз теләге белән булмаса да, Канай бәк бүлеп биргән 8250 нугай җайдагы да килеп кушыла. Берләшкән гаскәрләр дүрт көн буена Казый олысын харап итәләр:  талый, яндыра. Казаклар кулына ким дигәндә 2000 әсир, бик күп менә дигән сугыш атлары эләгә.

1639 елда Канай бәк үлгәч, яңа башлык билгеләнми. 1640 елларда Идел буенда чикләнгән мәйданда күченеп йөргән яки Төньяк Кавказда Кабарда төбәгендә ыстаннарда торган кабиләләрне җитәкләгән Җанмамәт  морза Канай бәк урынын дәгъвалап карый.Тик Мәскәү белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булуын белгән нугай морзалары аңа каршы чыга һәм, әлбәттә инде, берсе дә үз иреге белән аның кул астына керергә теләми.

Ахыр чиктә, Идегәй мирза кебек барлык кабиләләрне, олысларны  бер канат астына берләштерерлек бөек шәхес булмагач, әле кайчан гына гаять киң мәйданнарны биләгән, күршеләренә көчле йогынты ясап торган, “исәпсез – сансыз”( рус елъязмаларында: “многочисленны, как песок морской”) халкы булган Зур Нугай Урдасы дәүләт буларак яшәхдән туктый. (1650 еллар тирәсе).

*   *   *

Нугайларның хәзер үз административ – территориаль   бүленешләре юк, алар төрле төбәкләрдә : Ставрополь краенда, Дагъстан, Чечен, Ингуш республикаларында, Карачай – Чиркәс автономияле өлкәсендә сибелеп яшиләр. Диннәре – Ислам диненең сөнниләр юнәлеше.

Нугай теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә, ләкин лексик – фонетик яктан үзләре яшәгән урыннардагы халыклар телләренә бәйле. Әйтик, Әстерхан нугайларының әдәби теле – безнең татар теле. Дагъстанның Хәсәү – Йорт, Баба – Йорт районнарында яшәүчеләрнең әдәби теле – кумыкныкы.

Нугай сөйләш теле өч диалектка бүленә: үзнугай (Ставрополь нугайлары),каранугай (Дагъстан нугайлары), акнугай ( карачай нугайлары). Алар бер-берсенә бик охшаган, бары тик кайбер фонетик үзенчәлекләр белән генә аерыла. ( “Акнугай”, “каранугай” төшенчәләре “ак мангыт”, “кара мангыт”  кабиләләреннән ясалган булуы ихтимал һәм асылда “ак тәнли”, “кара кучкыл тәнле” дигән мәгънәне аңлатырга тиеш. – Г.Г.). Бүгенге көндә нугайларның гомуми саны нибары 75,2 мең кеше (1989). Бу тугандаш халыкның  ачы язмышы дәүләтен югалткан кавемнең тарих мәйданыннан төшеп югалуын дәлилләүче тагын бер мисал буларак кабул итәргә кирәктер.

Искәрмәләр.

  1. Борис Ишболдин. Очерки из истории татар. Казань: “Слово”, 2005. – стр. 27, 43 – 45.
  2. Гамир Гарифуллин. Туктамыш хан. // “Мирас” журналы, 4/2002. – 37б.
  3. Идегәй. Татар халык дастаны. – Казан: Татар китап нәшрияте, 1994. – 245б.
  4. Борис Ишболдин. Очерки... – стр. 135 – 140.
  5. Идегәй. – 244б.
  6. Гамир Гарифуллин. Туктамыш хан. // “Мирас” журналы , 12/2002. – 74б.
  7. Гамир Гарифуллин. Туктамыш хан – Аксак Тимер сугышлары. // “Мирас” журналы, 10/2002. – 80б.
  8. Гамир Гарифуллин. Туктамыш ханның һәлакәте. // “Мирас” журналы, 11/2002. – 86, 89б.б.
  9. Гамир Гарифуллин. Идегәй дәвере. // “Мирас” журналы, 1/2003. – 78, 79, 81 б.б.
  10. Идегәй. – 235б.
  11. Максим Глухов – Ногайбек. Судьба гвардейцев Сеюмбеки. – Казань: Издательство “Ватан”, 1993г.
  12. Ә.Язлыкоров. // “ Заман – Татарстан” газетасы, №32, 8 август, 1997 ел.
  13. Народы России. Энциклопедия . – Москва: Научное издательство Б.Р.Э., 1994. – стр.257.
  14. Вадим  Трепавлов. “Родина” журналы, 1997, №3 – 4. – 109-112б.б.
  15. Н.С.Лесков. Избранные произведения. Москва: “Художественная литература”, 1979. – стр.152.
  16. Борис Ишболдин. Очерки... – стр.141 – 143.
  17. Шунда ук. – 79 – 80б.б.
  18. Шунда ук. – 74б.
  19. Шунда ук. – 79б.
  20. Шунда ук. – 80б.
  21. Р.А. Агеева. Народы России. Academia, 2000ю – стр. 241.
  22. Борис Ишболдин. Очерки... – стр. 125 – 126.
  23. Вадим Трепавлов. “Родина” журналы, 1997. - №3 – 4. – 109 – 112б.б.
  24. Максим Глухов. – 136 – 140б.б.
  25. Рәшит Галләмов. // “ Казан утлары” журналы, №9, 1994 ел.
  26. Вадим Трепавлов. “Родина” журналы, 1997, №3 – 4. – 109 – 112б.б.
  27. Максим Глухов. – 115б.
  28. Вадим Трепавлов. “Родина” журналы, 1997, №3 – 4. – 109 – 112б.б.
  29.  Борис Ишболдин. Очерки...стр.127.
  30. Георгий Блюмин. “Экспресс” журналы, 2000, №10.
  31. Борис Ишболдин. Очерки... – стр.127 – 129.
  32. Шунда ук. – 131 – 132б.б.
  33. Р. А. Агеева. Народы России. Academia, 2000. – стр. 241-242.

 

Гамир Гарифуллин.

Яшел Үзән.

Тел. (8 – 84371) – 5 – 86 – 74.

Фото https://ok.ru/vsetatarynaodnolitco/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев