Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәтиҗә: бездә бар да яхшы икән

Ел ахырында була торган сессия кебек җитди утырышларның да күңелле яклары бар.

Ел ахырында була торган сессия кебек җитди утырышларның да күңелле яклары бар. Менә бу юлы да хөрмәтле депутатлар эшләрен традициягә кереп баручы изге һәм күркәм гамәл белән башлады: аз керемле гаиләләргә “Яшел Үзәнгә” подписка бүләк итте. Яхшылык кылудан алган канәгатьлелек хисе белән сугарылган күтәренке кәеф аларны көне буе ташламыйча, барлык эшләре дә уңай баргандыр, мөгаен.

Бюджет

Район Советының 43нче, шәһәр Советының 42нче өченче чакырылыш сессиясе хозурына иң беренче булып киләсе елларга районыбыз бюджеты проекты тәкъдим ителде. Финанс мәсьәләсе кайда да иң мөһиме инде ул, чөнки бөтен дөньясы акчага корылган.

2019 ел бюджеты 2 млрд.724,3 млн. сум булыр, дип фаразлана. Керемнең иң зур суммасы, әлбәттә инде салым. Ул - бюджетның 1 253 млн. сумын тәшкил итә. Салым булмаган керемнәр (җир һәм милек арендасы, аларны сату, түләүле хезмәтләр күрсәтү, реклама конструкцияләре арендасы, штрафлар һ.б.) – 61,2 млн.сум һәм бушлай керем (дәүләт ярдәме) – 1 410,1 млн. сум. Ә чыгымнар ягыннан иң зурысы “Мәгариф” беренчелекне бирми. Бу юнәлешкә барлык чыгымнарның 74 проценты туры килә. Аннан соң гомум дәүләт мәсьәләләре, өченче урында – мәдәният, дүртенче – ТКХ, ә иң соңында сәламәтлек саклау. Күрәсең, шуңа хезмәте дә бюджеты кебек түбән күрсәтелә.

Социаль-икътисади үсеш

Ел дәвамында районыбыз сәнәгать  җитештерүендә ныклы үсеш динамикасы күзәтелгән. Хәтта республика буенча күрсәткечне 1,6 процентка узып киткәнбез. Ә 2019 елда бу сан тагын да югары булыр дип фаразлана. Әлбәттә инде Горький һәм Серго исемендәге заводлар хисабына.

Агымдагы елның 9 аена авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми чагыштырмача бәясе барлыгы 1% артып – 5,5 млрд. сум тәшкил итә (билгеләмә – 9,1 млрд.сум). 2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме, 101,3 процент үсеш темпы белән 93,4 млрд.сум дәрәҗәсендә калыр, дип уйланыла.

Инвестицияләр күләмен саклау өчен, 2019 елда ТОСЭР резидентларын җәлеп итүгә һәм “Зеленодольск” сәнәгать мәйданчыгын тутыруга басым ясалачак.

Эре һәм уртача зурлыктагы предприятиеләрдә эшләүчеләр, сизми калган булсагыз белегез – 2018 елда уртача хезмәт хакыгыз 13 процентка арткан һәм 30 373,6 сум тәшкил иткән. Калганнарныкы 27 832,2 сум. 2019 елда хезмәт хакы фондының үсеш темпы 102,8%ка җитәр һәм ул 14,9 млрд.сум булыр дип фаразлана.

Физик культура һәм спорт

Бу юнәлештә ЯҮМРнда 8 балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (4777 бала шөгыльләнә) һәм 23 яшүсмерләр клубларыннан торган “Исток” берләшмәсе (2240 кеше шөгыльләнә) уңышлы гына эшләп килә. Тренер-укытучылар составында 131 остаз хезмәт итә.

Районыбызның спорт материаль-техник базасы: 32 универсал спорт мәйданчыклары, 14 хоккей тартмасы, “Метеор” спорт-сәламәтләндерү комплексы, “Ледокол” боз сарае,  “В.Колотов исемендәге “Комсомолец” стадионы, чаңгы базалары, “Маяк” һәм “Авангард” спорт комплекслары, Васильево бистәсендә укыту-тренировкалар үзәге. Аларда агымдагы елда 320 спорт юнәлешендәге чаралар, ярышлар уздырылган. Уңышлы нәтиҗәләр белән мактанырлык.

2019 елда да районыбызда спортны үстерү юнәлешендә эшләр башкарылачак. Тагын ике универсаль мәйданчык төзү (Карамалы Тау һәм Түбән Урысбага) каралган, “Маяк”та чаңгы-роллер трассасы, Октябрьский бистәсендә заманча чаңгы модульле базасы яхшыртылачак. Мирный бистәсендә чаңгы базасы узган шимбәдә ачылды. Васильево һәм Осиново бистәләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен көрәш филиаллары ачылуга әзерләнә.

Ишегаллары стандарты

Әлеге муниципаль программа 2016 ел башыннан бирле гамәлдә. Ул беренче чиратта  комплекслы капиталь ремонт ясалган йортлар ишегалларында тормышка ашырыла һәм аңа эләгү өчен төп принциплар түбәндәгеләр:

-йортларның территорияләрен зоналау һәм барлык карарларның күпфатирлы йортның милек хуҗалары гомуми җыелышында кабул ителүе;

-йортларның программада катнашырга теләк белдергән гаризаның характеры;

-эш башкару чираты, объектив күрсәткечләр буенча рейтинг нигезендә билгеләнә. Биредә йортның ТКХ өчен бурычлары, күпфатирлы йорт коллективының оешканлыгы, карарларның экономиялелеге, муниципалитет бүлеп биргән акча чараларына төзекләндереләчәк ишегалдындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең финанслата ярдәм проценты һ.б.

2019 елда кыска сроклы программага кертеләчәк йортлар исемлеген формалаштыру бара. Алдагы елларда өстенлекле ишегалларын билгеләү, күпфатирлы йортларда яшәүче милек хуҗаларының йорт территорияләрен матурлауга (кече архитектура формалары, балалар мәйданчыгы һ.б.) керткән акча чаралары процентыннан чыгып башкарылачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев