Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәсыйхәтләре калебне ныгыта, хәдисләре гыйлем өсти

Яшел Үзән мөселманнары быел да Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән көнне бәйрәм итү хәзер традициягә әйләнеп, динебезнең, телебезнең асыллыгын ассызыкларга мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә бу кичә Россия­татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди истәлегенә дә багышланды.

Чараны Татарстан Рес­публикасы Диния нәзарәте һәм Яшел Үзән мәхәлләләре оештырды. 2017 ел Татарстан Мөфтияте тарафыннан  дин һәм җәмәгать эшлеклесе тууга 160 ел тулу уңаеннан «Галимҗан Баруди елы» дип игълан ителгән.  
Халык бердәм булып бу көнне  шәһәребезнең Горький исемендәге мәдәният сараена җыелды. Аны Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дога укып башлап җибәрде.
– Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә.  Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә, – дип сөйләде ул. – Безнең динебез генә түгел телебез дә бик матур. Асыл телебезне яратыйк, өйрәник, онытмыйк. Гаиләләребездә балаларыбыз белән ана телендә аралашырга тырышыйк. Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтик. Көненә 100 салават булса да әйтергә кирәк.
Яшел үзәнлеләрне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котларга аның урынбасары, Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе  Нияз хәзрәт Сабиров килгән иде. Ул үз чыгышында чарада катнашучыларны  Галимҗан хәзрәт Барудиның  шәхесе, аның эшчәнлеге белән таныштырды.

Тулырак газетаның җомга санында укырга була.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Маулид месяц