Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һөнәрче егетебез – финалда

8 – 12 августта Көньяк Сахалинск шәһәрендә “Яшь һөнәрчеләр (WorldSkills Russia) - 2018” VI Милли чемпионатының финалы була. Анда катнашу хокукын үз тырышлыклары һәм осталыклары белән яулаганнар арасында Яшел Үзән егете Эльмир Гыйсмәтуллин да бар.

Финалда катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы составына 46 эксперт-компатриот җитәкчелегендә “Ворлдскиллс”ның 44 компетенциясе буенча 58 конкурсант һәм 15 эксперт-компатриот кул астында барачак “Ворлдскиллс юниор”ның 15 компетенциясе буенча 23 конкурсант  сайлап алынган. Сайлап алу ярышлары нәтиҗәсендә финалга узучылар саны буенча регионнар арасында безнең Республика лидер булып тора.

Милли чемпионат финалында  конкурсантларыбыз нәтиҗәле катнашсын өчен, 28-29 июльдә федераль спорт-тренировка үзәге базасының “Регата” кунакханәсендә финалистларны укыту сменалары булды. Аның программасында һөнәри күнекмә һәм осталыкны  үстерү, катнашучылар арасында ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру буенча тренинглар, республикабызның югары даирә җитәкчеләре белән очрашулар узды.

WorldSkills сайлап алу турын уңышлы узып, финал бәйгесендә катнашачак Эльмир Гыйсмәтуллин турында без инде газетабыз битләрендә узган ел ахырында мактап язган идек. Механик колледжы Автомеханика факультетының III курсын тәмамлаган бу егет ул вакытта ноябрьдә булган өлкә чемпионатында “Промышленная автоматика” компетенциясе буенча  I урынны алган иде. Без аның белән горурланабыз һәм һөнәрче яшьләрнең милли чемпионатында да сынатмас, дип ышанып, аның өчен йодрыкларыбызны тотабыз.

-Эльмир, синең өчен Милли чемпионат финалы нәрсә ул?

-Җиңәргә кирәк булган тагын бер баскыч.

Тулырак язманы газетаның 55нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев