Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ноябрьнең өченче якшәмбесе – Бөтендөнья юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне

2005 елдан башлап ООН Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Быел бу дата 15 ноябрьгә туры килә. Юл-транспорт фаҗигаләре 15-25 яшьтәге яшь кешеләрне үлем-китемнәргә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлауларына караганда, 2020 елга юл травматизмы йөрәк-кан тамырлары һәм рак авыруларыннан соң өченче урынны алырга мөмкин. ДТПлар чыгуның төп сәбәпләре - йөрү тизлеген арттыру, алкоголь куллану, каршы юнәлешкә чыгу.

-Киң җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлекчәсе 9ыннан 15 ноябрьгә кадәр төрле чаралар һәм акцияләр уздыра, - дип сөйли Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Бу вакытта гомерне һәм сәламәтлекне саклап калу гаранты буларак юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә игътибар биреләчәк. Уку йортларында юл корбаннары истәлегенә багышланган "Истәлек минуты" акцияләре уза.

2015 елның 9 аенда район юлларында 112 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларда 15 кешенең гомере өзелгән, 123е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләр алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 18 юл-транспорт фаҗигасе булып, 18 бала җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев