Новоспасскийда «Раштуа кубогы 2025» хатын-кызлар командалары арасындагы волейбол ярышлары узды
Новоспасскийда «Раштуа кубогы 2025» хатын-кызлар командалары арасындагы волейбол буенча ярышлар ахырына якынлашты.
Турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән 5 команда катнашты (Татарстан Республикасы, Ульяновск шәһәре, Самара, Сызрань, Новоспасское). Уеннар бик киеренке барды һәм команда 100% көчен куеп чыгыш ясарга тырышты. Барысы да лаеклы уен күрсәтте һәм нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – "Пандора" (Ульяновск шәһәре)
2 урын – "Ю" (Самара)
3 урын – "Нур" (Татарстан Республикасы)
Шулай ук безнең команданың кайбер уенчылары шәхси бүләкләргә дә ия булды:
Иң яхшы бәйләнеш – Якимова Валерия.
Иң кыйммәтле уенчы – Вәлиева Әминә.
Тренерларыбызга, әти-әниләребезгә, җанатарларга һәм иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу турнирда без зур тәҗрибә тупладык, хаталар өстендә эшләячәкбез һәм киләчәктә аларны ясамаска тырышачакбыз. Шушы 2 көннән барыбыз да уңай хис-кичерешләр алдык. Инде бик тиздән төп ярышларыбыз узачак (ШВЛ) һәм без аларга ныклап әзерләнәбез.
Адель Фәгыйм улы Әфләтунов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев