Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Новороссийск вице-мэры шашлыклы кичә оештырган өчен эшеннән алынды

Новороссийск администрациясе башлыгы урынбасары Екатерина Демченко Краснодар краенда гамәлдә булган үзизоляция режимын бозган өчен эшеннән алынды. Бу хакта 11 майда шәһәр мэры Игорь Дьяченко үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә видеоязма 11 майда куелды, анда Новороссийск вице-мэры компаниясендә ял базасында кешеләр, үзизоляцияләү режимын бозып, шашлык кыздыра.

Дьяченко үзенең урынбасарының үз-үзен тотышын тәнкыйтьләде һәм Демченконың үз постыннан китүе турында игълан итте. Бу карарны Новороссийск мэры "принципиаль, кардиналь һәм аңлаешлы" дип атады.

Дьяченко аңлатканча, муниципаль хезмәткәрләр хакимият абруен какшатырга тиеш түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев