Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта яшәүче Гөлсинә Нурмиева әтисенә багышлый

Әтием нигезе 

Әтием нигезе 


Тын калган.
Сәгать тә туктаган,
Санамый вакытны...
Әтием өчен вакыт
Мәңгегә тукталган.
Өйдәге сәгатьләр
Әтине сагына.
Әтием куллары
Сәгатькә кагылган,
Сәгатьне алган ул
Жылы кулына,
Телләрен боргалап
Көйләгән вакытны.
Сәгатькә күңелле
Кеткелдәп чабуы,
Әтигә ямансу
Гомернең мәңгегә
Узып баруы...
Мин бүген сак кына
Сәгатьне алдым кулыма,
Җылысын тойгандай
Кадерле кулларның.
Телләрен көйләдем,
Нәкь әти шикелле.
Сәгатькә җан керде:
Тек...тек...тек...
Сөйләде сәгатем
Сагынуын хуҗасын,
Куллары җылысын
Ничектер
әтинең,
Телләрен аңлавын...
Өйгә бит ямь керде!
Сәгатьнең тавышы
Моң булып агылды.
Көй сыман, догадай,
Җаныма нур тулды.

Гөлсинә Нурмиева,

Норлат

Фото https://photocentra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X