Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта: сораулар күп, җавап биреп кенә өлгер

Норлат җыены, елдагыча, җанлы узды. Монда сорау бирүчеләр дә, болай гына фикерен белдерүчеләр һәм эчен бушатучылар да җитәрлек иде. Шуңа да ике сәгатькә якын вакытның узганын сизмәдек тә диярлек.

Җирлек башлыгы Ринат Баһаветдиновның доклады авыл тормышының барлык өлкәләрен дә чагылдырды. 7 торак пунктны (3322 кеше, 1244 хуҗалык) үз эченә алучы Норлат территориясенең инфраструктурасын үстерү, инвестицияләр җәлеп итү өчен максатчан программаларда катнашкан. Болар чүп контейнерлары алу, яңа клуб территориясенә асфальт салу, плотинаны капиталь төзекләндерү, 28 гаиләне авария хәлендәге торактан күчерү, элеккеге ательены ремонтлау... Шулай итеп, 25 млн сумлык эш башкарылган.
Һәр җыенда да демографик хәлгә тукталмыйча калмыйлар, чөнки авылның киләчәген дә шуңа карап билгеләргә мөмкин. Норлатта исә 2018 елда 10 сабый туган, 42 кеше мәңгелек йортка күчкән. Соңгы өч ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны арткан, ә туучыларныкы, ни кызганыч, кимегән.
– Авылны төзекләндерү, нигездә, өмәләр ярдәмендә бара. Мәктәп укучылары ярдәме белән Гагарин урамындагы аллеядан мәдәният йортына кадәр 25 каштан үсентесе утыртылды. Үзсалым акчасына 250 метр яктырткычлар куелды һәм бу эш быел да дәвам итәчәк, – дип башлык ярдәм итүче актив авыл халкына һәм оешмаларга рәхмәтен белдерде.

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин №11.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур фотолар, рәхмәт!