Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта Чуваш делегациясе

Безнең район Чуваш республикасына чиктәш һәм ут күршеләребез белән дустанә мөнәсәбәттә яшибез, бер-беребезгә төрле милли чаралар белән кунакка йөрешәбез. Әле шундый очрашуларның берсе май аенда гына булып узды.

Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре Чуваш республикасыннан килгән делегацияне үзебезгә хас киң күңеллелек белән, милли рухта кабул итте. Татар халкының киемнәрен киеп, ризыкларыннан чәй табыны әзерләп каршы алды.
Очрашу барышында татар халкының гореф-гадәтләренең сакланышын күреп күңел сөенде. Монда, түгәрәктә йөргән балаларның кул эшләрен, китапханәчеләр оештырган төрле басмалардан сыгылып торган китап киштәсен, музей экспонатлары күргәзмәләрен күрергә мөмкин иде. Ибраһимова Гөлфиянең мастер-класс үткәрүе кунакларның күңеленә аеруча хуш килде, беркемне дә битараф калдырмады. Алар үз куллары белән сувенирлар ясап, аларны буяп карады һәм  истәлеккә алды.
Чара җыр-моңга да бай булды. Татар халкының милли көйләрен «Яшь йөрәкләр ансамб­ле» башкарды. Чуваш телендә җырлар яңгырады.  Очрашуның җылы атмосферасыннан һәркем канәгать калып, күңел күтәренкелеге алды. Ахырда кунаклар: «Дуслык җепләрен өзмик һәм үзара шулай аралашып, аны тагын да ныгытыйк!»—  дип хушлаштылар.

Илүзә Сәмигуллина.
Норлат

Рөстәм Сафиуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без булдырабыз!