Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта балалар каникулларын суздылар! Ничек?

Бездә тагын бәйрәм, бу юлы балалар өчен "Яратабыз, сине, Җәй!", дигәне, исеменнән үк күренгәнчә балаларның ялын кызыклырак һәм каникулларның озаккарак сузылуын теләп үткәрелде шикелле.

Бәйрәмнең мәдәният йорты каршындагы мәйданда узуы, чараны башлап җибәргән Роза Ягудина әйтүенчә, бу әле шушы тирәгә якын урамнарда яшәүче балаларның урам бәйрәме дә икән.Балалар булган җирдә күңелле инде ул, биредә дә алар хуҗа булды, туп белән дә сикерделәр, аркан да тарттылар, велосипедта да узыштылар, һәрбер уенда бик теләп катнаштылар. Уен араларында үзләре шикелле үк нәни артистлар белән бергә мәдәният хезмәткәрләре дә чыгыш ясады, хәтта балалар , сәхнә ветераны Әлфия апалары Насыйбуллина белән "Өч кыз" исемле пьесадан өзек тә күрсәттеләр.

Барлык балаларга да җитәрлек бүләкләр, тәм-томнар алыр өчен акчаны шәһси эшмәкәрләр дә, хәллерәк авылдашларыбыз да кызганмаган, шөкер, андыйлар да изге гамәлләрдән читтә калмаган, барысын да санап тормыйм, аларны беләләр.Өстәл тулы сый-нигъмәтләрдән авыз итеп , тәмле ботка ашап, кайнар чәй эчеп җылынып та киттек. Балаларга уеннар уйнатучы Валиева Светлана Әнвәр кызы әйткәнчә, болытлар арасыннан кояш үзе күренмәсә дә, күңелләребез җылы булсын. Рәхәтләнеп тик тотмыйча, җылытты ул аларны, күңелләре булганчы. Шунда ук балаларның кул эшләреннән күргәзмә, Сибгатуллиннар гаиләсенең яшелчәләрдән хәзерләнгән экспонатлар өстәле дә ерактан ук үзенә чакырып торды. 

 Авыл башлыгы Ренат Баһаветдинов та бәйрәмгә килеп балаларны тәбрик итте, алда әле тагын зур бәйрәм Авыл көнен дә, шушы мәйданда узачагын хәбәр итте. Болытлы көнне дә аяз иткән тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп утырган мәдәният йорты әйләнә тирәсе бик матур, афәрин барсына да, бәйрәмне оештыручыларга, спонсорларга да!

Алия Кульбарисова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каникулы балалар