Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта 9 Май ФОТОРЕПОРТАЖ!!!

***

Бүген иң тантаналы, иң дулкынландыргыч бәйрәм, Җиңү көне! Митинг башланыр алдыннан , "Җиңү көне" көе яңгырый башлауга ук тәннәр чемерди, йөрәкләр кага башлый, быел тыныч тормышта яшәүебезгә 74 ел. Иң тетрәндергеч минутлар мәктәп коллективы, укучылары, укытучылары тарафыннан, соңгы елларда авылдашларыбыз да кушыла башлаган "Үлемсез полк" маршының һәйкәл янына килүедер,. мөгаен. Быелгы Җиңү көненә бер генә сугыш ветераны да калмады. Акциядә катнашучыларның кулларында ветераннарыбызның портретлары, әйтерсең лә алар :"Без исән, сезнең арада, без мәңгегә үлемсез", дигән шикелле" карап "торалар. Кыскача гына авыл җитәкчеләре бәйрәм белән котлаганнан соң, мәктәп укчылары, "Зебра" түгәрәгенә йөрүчеләр, балалар йорты хезмәткәрләре бик эчтәлекле чыгыш ясадылар, төрле оешмалар елдагыча һәйкәлгә веноклар куйдылар, Солдат кухнясында пешкән тәмле ботка белән сыйланучылар да күп булды. Тантананың икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итәчәк, сәгать дүрттә концерт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев