Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат урамнарында Кыш бабай чанасында җилдерә

Сездә ничектер, ә менә безнең Норлат авылына Кыш бабай белән Кар кызы урман юлыннан килергә чыкканнар да инде.

Яңа елга санаулы көннәр генә калганда яхшы, күтәренке кәеф берәүгә дә артык түгелдер ул. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең авылдашларыбызга Яңа ел җитәсен хәбәр итеп, Кыш бабай, Кар кызы, урман "җәнлекләре" дә утырган бизәлгән ат белән авыл урамыннан җилдерүен күреп, күпләр сокланып калганнардыр. "Яхшы кәеф- бездән башлана", диләр мәдәният хезмәткәрләре. Яңа еллар барыбызга да сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, илебезгә тынычлык алып килсен!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев