Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат укытучылары укучылар белән көч сынашты

Урта мәктәпнең спорт залында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. Педагоглар торган команда һәм укучылар белән ярышты.

Укытучыларга волейбол мәйданчыгына 11А кл командасы каршы чыкты, чөнки нәкь менә алар волейбол буенча мәктәп турнирында беренче урынны яулаган иде. Дустанә мөнөсөбәт һәм спорт дәрте хакимлек итте биредә! Барлыгы 4 партия уйналып, нәтиҗәдә, укучылар командасы 3:1 исәбе белән җиңеп чыкты. Шуңа да карамастан, җиңелүче булмады. Чөнки ярыштан барысы да уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр алып китте. Ә укытучылар командасы 22 февральдә янәдән очрашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев