Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат Сабантуе ничек узды?

Норлат Норлат инде ул, биредә Сабантуй ел да оешкан төстә үтә. Быелгысы, мөгаен, кичкә кадәр баруы белән дә истә калыр. Быел Норлатта ат чабышы узмады, милли бәйрәмебезнең күрке булган бу ярыш, кызганыч, тарихта кала. Мотоблок ярышында дүрт кеше катнашты, ә малайлар йөгерүдә үз көчен сынады. Беренче булып Булат Садыйков килде, ул роликлы тимераяк белән бүләкләнде.

Норлат сабан туен уздыру урыны бик уңайлы, кечкенә тау итәгенә утырып, барысы да уч төбендә генә кебек, рәхәтләнеп ял итеп, уеннарны карап утырасың. Әмма алып баручыларның күп вакыты: «Ягез инде чыгыгыз, уеннарда катнашыгыз», – дип халыкка ялынып үтте. Әйтерсең лә, мәйданга таш күтәрергә чакыралар. Бәйрәмне бит инде аны шул халык өчен, бергәләшеп, күңел ачып, ял итү өчен оештыралар. Хәтта гер күтәрергә дә иң беренче булып өч хатын-кыз язылды. Ирләрне дәшә-дәшә аһ иттеләр. Әллә бер ир заты да юк инде дип уйлаган идем, шөкер бар икән әле көчле егетләр. 100дән артыкны Ормардан килгән Анатолий Хованский күтәрсә, икенче урында Мамадыш-Әкилдән Илшат Хәялиев, өченчедә Норлаттан Марат Гыймадиев калды. Ә иң көчле хатын-кызлар Күгәйдә яши икән дигән нәтиҗәгә килдек.
Чүлмәк ватарга яратучылар күп икән, чират су буе тезелде. Чак кына тидермичә калучылар да булгалады. Бәйрәмнең иң өлкән кунагы чыккач, таякны биш куллап аңа тоттырдылар. Чувашиядән килгән кунак акрын гына атлады да, шап итеп чүлмәкне чәлпәрәмә китерде, мәйдан җанланып куйды, 85 яшьлек бабайны алкышларга күмделәр.
Бәйрәм программасында әллә ни яңа уеннар күрмәдем, шулай да «Иң көчле арба тартучы» бәйгесе Норлатта гына узадыр дип беләм. Чын пәһлеван авыл ирләре өчен инде бу ярыш. Вакытка ат арбасына капчык­лар төяп мәйдан әйләнергә, аннан бушатырга кирәк иде. Призлары нәкъ авылча, кызыктырырлык булса да (I урынга –4 мең сумлык кызыл кирпеч, II урынга – 5 капчык ашлык, III урынга – ике рулон печән) ике генә кеше катнашты. Күгәй көрәшчесе Рәмзис Заһидуллинга тиңнәр табылмады.
Төрле уеннар, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмдә халык зарыгып милли көрәш башлануны көтте, әмма оештыручылар ярышны башларга ашыкмады. Моны алар күрше авыллардан батырларның килүен көтү белән аңлатты. Иң беренче бик матур итеп балалар көрәште, аннан мәйдан олыларга бирелде. Барлыгы 11 көрәшче бил алышырга язылган иде. Бик матур көрәш алымнары күрсәтеп, көндәшләрен алып салган Яшел Үзән егете Айдар Әхмәтов баш батыр булып калды. Аңа ЖК телевизор белән бәрән тапшырылды. Гомумән, бәйрәмнең төп спонсоры булган «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» һәм авылның шәхси эшмәкәрләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләре саллы иде. Шулай итеп, быелгы Норлат сабан туе кичке сигез тулып, тугызынчы киткәндә генә тәмам булды. Көн кичкә авышып, сыерлар савылмаган булса да, халык таралышырга ашыкмады. Елга бер генә уздырылучы Норлат сабан туен ахырына кадәр карап, киләсе елларда да күрешергә насыйп булсын иде дигән теләктә өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норлат авылы Сабантуй 2018